Безнең туган илебез – Россия! Шундый бөек һәм дөньяның барлык илләре арасында иң көчле булган Ватаныбыз белән һәркем горурлана ала.
Россия составындагы бик күп шәһәрләр, төрле төбәкләр урнашу территорияләре белән, андагы тормыш, яшәгән халкы, гомумән, үзенчәлекләре белән бер-берсеннән аерылып торалар.
Безнең Ульяновск өлкәсе Идел буендагы төрле милләт вәкилләренә дустанә мөнәсәбәттә яшәргә комфортлы шартлар тудыручы төбәк. Ульяновск – дөнья пролетариаты юлбашчысының, әкияттәге Күмәчнең (Колобок), Обломов һәм Ё хәрефенең дә туган җире.
Куйбышев сусаклагычы буена утырган матур шәһәребез 1924 елга кадәр Сембер (Симбирск) дип аталган. Мөгаен, анда гел Иделдән җилләр исеп торганга, аны “җиде җил шәһәре” (город семи ветров) дип атаганнардыр. Хәер, ничек кенә булмасын, ул безнең иң яраткан, кадерле һәм илебезгә бик күп атаклы шәхесләр, талантлар биргән төбәгебез.
Янв 16 2019
Ульяновск өлкәсенә – 76 ел
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2976
Свежие комментарии