“Көзге моңнар” талантларны барлады

Иске Кулаткы районында төрле мәдәни чаралар, бәйгеләр, матур кичәләр үткәрү күптән күркәм традициягә әверелде. Әйтергә кирәк, моннан алда районыбызны җитәкләгән Э. Ә. Ганеев районда мәдәниятне үстерүгә, халкыбызның онытылып барган күңел җәүһәрләрен торгызуга, яңартуга һәм саклап калуга зур игътибар бирде.

Мәдәният учакларының материаль-техник базаларын яңарту, кадрлар туплау һәм алар белән эшләү, иҗади коллективларны илебез күләмендә, төрле төбәкләрдә үткән җыр-моң конкурсларында катнаштыру һ.б., һ.б. – барысы да аның зур ярдәмендә башкарылды. Районыбызда матур традициягә әверелеп барган “Татар авылының көзге моңнары” иҗат бәйгесе моннан берничә ел элек шулай ук аның инициативасы һәм матди ярдәме белән башланып киткән иде. Быел да талантларны сайлап алу концертлары иң элек авылларда узды. Һәм инде 26 ноябрьдә район мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау концерты булды. Авылларда жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшы номерлар район сәхнәсендә 6 номинация буенча чыгышлар ясадылар. Иң нәниләр дә (“Чишмә” һәм “Гөлчәчәк” балалар бакчалары), өлкән яшьтәгеләр дә (Иске Атлаштан Разыя апа Курмакаева) иҗат бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Чыгышларның һәркайсы үзенчәлекле иде, халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәрен, элек җырлаган җырларын, моңлы көйләрен ишетергә, милли уен коралларында уйнауларын күрергә дә мөмкинлек булды. Бәйгене йомгаклап, жюри рәисе, район администрациясе Башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары В. А. Деникаева катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләде, изге теләкләрен юллады һәм грамоталар белән бүләкләр тапшырды. “Татар авылының көзге моңнары — 2018” иҗат бәйгесендә И. Насыйров — “Иң яхшы вокалчы” (Мосеевка), А. Сабитова — “Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручы” (Мосеевка), “Гөлчәчәк” балалар бакчасы балалары — “Музыка уен коралларында иң яхшы уйнаучы” (Иске Кулаткы), “Чишмә” балалар бакчасы балалары — “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” (Иске Кулаткы), сәнгать мәктәбенең бию төркеме — “Иң яхшы хореографик коллектив” (Иске Кулаткы) номинацияләрендә беренче урыннарга ия булдылар. Ә Гран-при «Иң яхшы вокаль коллектив» номинациясе буенча Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең “Туган тел” җырын башкаручы кызлар төркеменә тапшырылды. Аларга Э. Ә. Ганеевның махсус бүләге дә бирелде. Бу матур чара авылларыбызда, районыбызда яшәүче уңган-булган халкыбызның талантларга бай икәнен тагын бер кат исбатлады.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2900

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.