Йөрәкләрендә комсомол ялкыны

1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Россия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый. Комсомолның берничә буын биографиясенә мөнәсәбәте бар. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Өлкән буын өчен комсомол Тормыш мәктәбе булды.
31 октябрь көнне Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Комсомолдан беркайчан аерылмыйм” исеме астында үткән бәйрәм чарасында да бу фикер чакырылган кунаклар тарафыннан күп тапкырлар әйтелде. Бәйрәм чарасына Иске Кулаткы районының комсомол тарихында тирән эз калдырган, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм шәхесләр, өлкән буын вәкилләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары чакырылды. Беренчеләрдән булып залда утыручыларны район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев тәбрик итте һәм җылы котлау сүзләрен җиткерде. Иске Кулаткы тарих һәм крайны өйрәнү музее директоры Р. М. Байбикова яшьләрне комсомолның тарихы белән таныштырды, районның беренче комсомолларын искә алып сөйләде.
Дәвамын газетаның киләсе
санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2859

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.