4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көн. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катламнар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган. Әлеге бәйрәм тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Бу көн, илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Районыбыз халкы да үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертеп яши.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2857

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.