Хәрби сафка чакыру комиссиясендә.

3-4 октябрьдә Иске Кулаткы район больницасында яшьләрне Россия армиясе сафларына чакыру комиссиясе эшләде. Анда 1991-2000 елларда туган яшүсмерләрнең хезмәткә яраклылыгы тикшерелде.
Комиссиянең эше белән Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев җитәкчелек итте. Анда шулай ук Новоспасск, Радищево, Иске Кулаткы районнары буенча хәрби комиссар С. В. Фролов, Иске Кулаткы район больницасының табибы Р. А. Бикбаева һәм башкалар катнашты.
Көзге комиссиягә 53 яшүсмер килде. Шулар арасыннан быел план буенча 12 кеше армия сафларына чакырылачак һәм илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк.
Хәзерге вакытта Иске Кулаткы районыннан 50 гә якын солдат үзләренең изге бурычларын үтиләр, ә инде 23 солдатыбыз туган якларына әйләнеп кайтырга җыеналар.
Яшүсмерләрне армия сафларына чакыру буенча махсус комиссия 31че декабрьгә кадәр үз эшен дәвам итәчәк.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2817

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.