Язгы ярминкәләр шатландыра

Яз үзенең җылы, якты нурлы кояшы белән бар тереклек дөньясын яшәргә өнди, сыман. Соң булса да, март аеның ахырында карлар эри башлады. Табигатьнең бу күренеше язгы чәчүгә дә озак калмаганлыгы турында сөйли.
Соңгы елларда кыр эшләрен алып баруга, гомумән, авыл хуҗалыгын күтәрү максатыннан махсус дәүләт программалары эшләп килә. Ульяновск өлкә Хакимияте дә бу тармакка зур кайгыртучанлык күрсәтә. Өлкә Губернаторы С. И. Морозов программаларның үтәлешен һәм язгы чәчүгә әзерлекне шәхсән үзенең контролендә тота.
Кыр эшләренә әзерлекне алып бару белән бергә безнең Иске Кулаткы районында халык өчен язгы ярминкәләр оештырыла башлады.
31 март көнне Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Агропромпарк” территориясендә (базар урынында) әлеге чараларның берсе оештырылды. Ул көнне районыбыз халкы иртән-иртүк кирәк-яракны сатып алырга дип, язгы ярминкәгә ашыкты.
Хуҗалыклар сатып алучылар өчен үзләре җитештергән бихисап товарларны чыгарган иделәр. Язгы ярминкәдә Бахтеевка производство кооперативы халыкка 300-330 сумнан — ит, 6,5 сумнан — сабан бодае, 6 сумнан — арпа, ИП “Богданов Р. Ә.” хуҗалыгы 5 сумнан — арыш һәм солы, 6 сумнан — (1 кг.) арпа һәм уҗым бодае тәкъдим иттеләр.
Ярминкәгә Иске Кулаткы “Россельхозцентр” оешмасы — төрле ассортиментта чәчү орлыклары, ИП “Бахтияров Р. Ш.” хуҗалыгы — тавыклар һәм бозаулар, ИП “Рамазанов К.К.” хуҗалыгы рулоннарда печән чыгарган иделәр.
Ул көнне ярминкә шау-гөр килеп узды һәм кешеләр югарыда әйтеп үткән товарларны бик теләп алдылар.
Иске Кулаткы район администрациясе һәм Иске Кулаткы авыл территорияләрен үстерү идарәсе тарафыннан апрель — май айларында да ярминкәләр оештырылачак. Әлеге чараларның үтү көннәре турында “Күмәк көч” район газетасының битләрендә даими игълан ителә.
Язгы ярминкәләр районыбызда яшәүчеләрне көтеп кала! Килергә онытмагыз!
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2525

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.