23 февральдә илебезнең Кораллы көчләре оешуга 100 ел тула

Ватан сакчысы — ил терәге
Районыбыз егетләре турында сүз башласак, алар турында бары тик мактап кына сөйләргә була. Укуда, спортта, җәмәгать тормышында да үзләрен гел яхшы яктан күрсәтәләр.

Ахмедов. Ильнур

Иске Кулаткы егете Илнур Илдусович Ахмедовны да уңай билгеләп була. Күптән түгел генә ул ил каршындагы изге бурычын үтәп,туган якларына әйләнеп кайтты.Илнур Илдусович хәрби хезмәткә чакырылганчы, Ульяновск төзү колледжында II нче курста укый. Академик ял алып, үз теләге белән армиягә китә. Cаратовтагы ракета гаскәрләрен һәм артиллерияне хәрби әзерләү уку үзәгендә, аннары Челябинск югары танк команда училищесында 6 ай дәвамында хәрби әзерлек үтә. Шуннан соң Илнурны Ерак Көнчыгышка, Биробиджан шәһәренә, юнәлтәләр. Ул 61424 санлы хәрби частендә, үзйөрешле артиллерия дивизиясендә механик-машина йөртүче һөнәрен үзләштереп, хәрби бурычын үти.
— Армия мәктәбен үтүемә үкенмим. Мин анда бик күп нәрсәләргә өйрәндем, яхшы чыныгу үттем. Армия читтән карап торганда бик җиңел кебек икән ул, үзең хезмәт итә башлагач, аның авырлыгын, егет кешедән бик күп физик көч таләп ителүен аңлыйсың. Йөгерү, турникта атыну, физик күнегүләр — барысы да көндәлек режимга кертелгән. Миңа үзйөрешле гаубица “2С-19” артиллерия коралы белән идарә итәргә туры килде. Бу минем өчен яхшы практика булды. Армиядә яңа дуслар таптым. Алар — Россиянең төрле төбәкләреннән. Төрле милләттән булсак та, дус идек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Кәрәзле телефон аша гаиләм, туганнарым, дусларым белән аралашып тордым. Шулай вакыт үткәне сизелми дә калды, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты Илнур.
Илнур Илдусович хезмәт барышында хезмәт вазифаларын тәртипле үтәве, югары шәхси дисциплина күрсәтүе, тырышлыгы һәм инициативалы булуы өчен Почет грамотасы белән бүләкләнә. Әлеге мөһим бүләк әтисе Илдус Хамзевич һәм әнисе Светлана Александровна, энесе Русланда зур горурлык һәм бәхет хисләре уятты. Улларының тырышып, намуслы хезмәт итүенә, кыю булганына әти-әнисе ихластан шатланды. Үз илен ихластан яратучы кеше генә – хәрби кием киеп, Ватанга хезмəт итә ала.
Хәзер инде Илнур армиядән исән-имин кайтып, укуын дәвам итә. Бүгенге көнгә Иске Кулаткыдагы “ТАН” оешмасында практика үтә. Аңа уңышлы гына укуын тәмамлавын, киләчәктә дә сынатмавын, һәрвакыт кыю булуын теләп калабыз.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2428

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.