Хөрмәтле сугыш ветераннары, кораллы Көчләр сафларында булган һәм бүген дә хезмәт итүче якташларыбыз, булачак ил саклаучылар!
23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне – аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә. Райондашлар, сезнең барыгызны да әлеге олы бәйрәм белән ихластан кайнар котлыйбыз. Изге бурычны үтәүдә якташларыбызга уяулык, ныклы ихтыяр көче, уңышлар, сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтуларын, барчагызга да бәрәкәтле, хәерле озын гомер телибез.
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең
урындагы политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.
Фев 21 2018
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2424
Свежие комментарии