Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин илебезнең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәмен арттырырга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен күп функцияле үзәкләр (КФҮ) аша түләргә мөмкинлек бирә торган законга кул куйды. Хәзер мондый түләүләрне банклар бүлекләрендә, банкоматлар һәм түләү терминаллары аша эшләргә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин VI-X сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү проектын башлап җибәрергә тәкъдим итте. Президент сүзләренчә, һәрбер остаз үз эшенең дәвамлы булуын тели һәм белемнәрен укучыларына тапшырып калдырырга омтыла.

Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләрне арттырмауга каршы тиз чаралар кабул итәргә кушты. Дәүләт Башлыгы урыннарда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хакларны иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады.
Россия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран лидеры Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

Россия Президенты Владимир Путин киңәйтелгән Генераль прокуратура коллегиясе утырышында бизнесны нигезсез тикшерүләрнең саны кимегәнлеге турында хәбәр итте.

В. В. Путин: Фән дөньясында Россиянең авторитетын нәтиҗәле файдалану арттырачак. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиянең дөньякүләм абруе да мөһим, әмма шул ук вакытта ул икенче урында гына тора.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2414

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.