Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 маеннан хакимиятнең минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләү мөмкинлеге бар, дип белдергән иде. Дәүләт Думасы әлеге тәкъдимне хуплады.1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
8 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин Новосибирскида яшь галимнәргә фән һәм инновацияләр өлкәсендә премияләрен тапшырды. 2017 ел өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендәге премияләр Петербург тарихчысы Никита Башнинга, Новосибирск геологы Константин Кохка һәм Мәскәү физигы Максим Никитинга тапшырылды.
11 февраль көнне Мәскәү янында АН-148 “Саратов авиалинияләре” авиалайнеры һәлакәткә очрады. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Аның бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган. Беркем дә исән калмаган. Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт тарафыннан кече фермерлык хуҗалыкларына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәген белдергән. “Соңгы елларда гына авылларга 330 млрд. сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелде, тик бу әле җитәрлек күләмдә түгел, — диде В. В. Путин.
Владимир Путин Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр Союзының отчет-сайлау съездында катнашты. Үзенең чыгышында ул Россиянең катлаулы, киеренке һәм бик мөһим үсеш чорына керәчәген билгеләп үтте.
Владимир Путин Кремльдә “Россия Лидерлары” Бөтенроссия конкурсының финалистлары белән очрашты. Ул аларны җиңүләре белән котлады һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) җитәкчесе Джанни Инфантино белән очрашу үткәрде. Очрашуда Россиянең футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерләнү эшләренең барышы тикшерелде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2384

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.