Кыш һәркемне сынап карады

Табигатьнең үз кануннары бар. Декабрь-январь айларында карның аз булуына борчылып алсак, февраль ае карлы бураннары белән кышның “тулмаган планнар”ын тутырып, борчуларны юк итте. Әллә инде киресенчә, борчуларны тагын да арттырдымы? Бу турыда сүз алда барачак. 4 февраль көненең икенче яртысында һава торышы бозыла башлады – аз-маз җил өреп, кар явып алгалады, бераздан көчәеп китеп, аннан басыла төште. Әмма көн кичкә авышканда инде барысы да билгеле булды – кичен килгән “кунак” куна кала дигәндәй, җил көчәйде, кар буранга әйләнде, һава торышы шартлары бөтенләй бозылып, урамдагы хәлләр тоташ бер мәхшәрне хәтерләтте. Һава торышы шартлары кискенләшү сәбәпле, Ульяновск өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде һәм барлык идарә органнары да кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде. Иске Кулаткы районында да 4 февраль кичендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Район администрациясенең мобилизацияле әзерлек һәм хокук саклау органнары белән эшләү, гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия бүлеге начальнигы М. А. Хәйруллин тиз арада гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия төзеп, аның утырышын оештырды. Район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов барлык идарә органнары өчен югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертү турында боерыкны имзалады. Ул килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кичекмәстән төзәтү, халыкка ярдәм итү өчен барлык идәрә органнарын һәм көчләрне әзерлек режимында булырга чакырды. Янгын сүндерүчеләр, табиблар, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар даими әзерлектә булдылар, юлларда ярдәм күрсәтү буенча махсус штаб ике көн дәвамында берөзлексез эшләде.
4-5 февраль көннәрендә Иске Кулаткы районының күп авылларында һәм район үзәгендә дә бу шартларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкты. Эшчеләр бистәсенең Больничная, Комсомольская, Метро урамнарында ике көн дәвамында су, Иске Атлаш, Иске Мостяк, Яңа Мостяк, Югары Терешка, Мосеевка, Вязовый Гай авылларында берничә сәгать электр уты булмады. Бу хәлләр тиешле службалар тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә юк ителде.
Ә юлларда кар көртләре белән көрәш дәвам итте. “ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре райондагы төп һәм районара юлларны, ә “Транстехсервис” учреждениесе хезмәткәрләре техникаларда район үзәге эчендәге юлларны кардан чистартып тордылар. Дөрес, кайбер участокларда халык эшкә, кибеткә өем-өем булган кар эскертләрен ера-ера чыктылар. Моны инде карның җепшек булуы, сыланып явуы, техникаларның бөтен участокларга җитешеп бетмәве белән дә аңлатырга кирәктер. Ничек кенә булмасын, районда гадәттән тыш хәл кыска вакыт эчендә юк ителде һәм барлык службаларның да шундый очракларга әзерлеге сыналды. Тик мондый хәлләр бүтән булмасын инде. Бу бураннар кышның беренче һәм соңгы сынавы булсын иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2377

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.