Беренче балага түләүләр

“Балалы гаиләләргә ай саен түләнә торган түләүләр турында“гы Федераль законга туры китереп 2018 елдан башлап беренче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән бәйле ай саен түләнә торган түләүләр кертелде.Ай саен түләнә торган түләүләргә 2018 елның 1 январеннан соң бала тудырган (уллыкка-кызлыкка алган) хатын-кызлар хокуклы. Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 15543 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. Ульяновск өлкәсендә бер кеше башына яшәү минимумы 9818 сумны тәшкил итә (9*818*1,5=15543 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 46629 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.
Шуңа игътибар итү кирәк, бала туган көннән алты айдан да соңга калмый ай саен түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә ай саен түләү бала туган көннән тормышка ашырылачак. Калган очракларда — аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән. Ай саен түләүне рәсмиләштерү өчен Иске Кулаткы районы буенча социаль яклау органына яки күп функцияле үзәккә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: — бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) таныклыгы; — гариза биргән айдан алда килүче 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматлар булган документлар;
— банкта ачылган счет реквизитлары.
Компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүченең үзе белән паспорты да булырга тиеш.
Гаиләдәге уртача кеше башына булган керемне исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алыначак: — хезмәт эшчәнлегеннән булган керемнәр;
-студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына стипендия һәм башка төр түләүләр;
— социаль ярдәм күрсәтү чаралары сыйфатында бирелә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр; — пенсияләр, компенсация түләүләре;
— эшсезлек буенча пособие, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка төр түләүләр;- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие, шулай ук йөклелекнең баштагы срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие;- һөнәри авыру һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча ай саен бирелә торган иминият түләүләре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2375

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.