2 февраль — Россиянең хәрби даны көне

Моннан 75 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Беренче дүрт ай дәвамында кискен обороналы сугышлар Дон елгасының зур борылышында, аннан соң Сталинград шәһәренең барып керү юлларында һәм шәһәр эчендә дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә Совет гаскәрләре Иделгә омтылучы немец-фашистларының төркемнәрен хәлдән тайдырып, оборонага күчeргә мәҗбүр итәләр. Аннан соңгы ике ай ярым дәвамында Кызыл Армия hөҗүмгә күчә hәм дошман гаскәрләрен Сталинградның төньяк-көнбатышкарак hәм көньякка табарак тар-мар итеп, 300 меңлек немец-фашист группировкасын юкка чыгара.
Совет гаскәрләренең Сталинград янында җиңүе Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Ул мөhим сугышларның берсе буларак тарих битләренә кереп кала. Сталинград сугышы дәвамлылыгы hәм сугышларның аяусызлыгы, сугышта катнашучы солдатлар hәм хәрби техника саны белән бөтен дөнья тарихы сугышларыннан өстен булды.
Әлеге сугышлар 100 мең кв.км. территориядә җәелеп, аерым этапларда ике яклап 2 миллион кеше, 2 мең танк, 2 меңнән артык самолетлар hәм 26 меңгә якын корал катнаша. Сталинград төбендә Cовет армиясе 5 армия: ике немец, ике румын hәм бер итальян армиясен тар-мар итә. Немец гаскәрләре 800 меңгә якын үлгән, әсирлеккә алынган, яраланган солдат-офицерларын югалта.
Cталинград сугышы ике чорга: обороналы (1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр) hәм hөҗүмлегә ( 1942 елның 19 ноябреннән 1943 елның 2 февраленә кадәр) бүленә.
Совет армиясенең Сталинград сугышында җиңүеннән соң, Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә. Бу көн Россиянең Хәрби даны көне буларак билгеләп үтелә.
Иске Кулаткы районыннан да Сталинград сугышының обороналы hәм hөҗүмле операцияләрендә 147 cугышчы — якташыбыз катнашкан. Алар арасыннан 79 солдат сугыш кырында hәлак була, 17 се каты яралана. Сталинград өчен сугышларда безнең солдатлар орден, медальләргә лаек булалар. Алар арасында Ф.Ю. Динеев (Мосеевка) — «Дан» орденының тулы кавалеры, «Батырлык өчен» медаль; А.А. Хамзин — 3 дәрәҗәле «Дан» ордены, 2 дәрәҗәле «Бөек Ватан сугышы» ордены; Закир Якупов (Югары Терешка) — «Кызыл Йолдыз» ордены; Ә.Ә. Рәзәпов «Хәрби Кызыл Байрак» ордены (үлгәннән соң); М.А. Аксәнов (Иске Кулаткы) — «Батырлык өчен» медале (үлгәннән соң); Я.У. Сөнчәләев «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнәләр.
Сталинград сугышында катнашучылар: Иске Кулаткыдан Р.М. Салихов — «Сталинград оборонасы өчен» медале, А.С. Татлыев hәм Я.А. Салихов; А.З. Бахтияров (Яңа Зимница), А.А. Усманов, Х.И. Насыйров hәм М. Ф. Насыйров (Иске Мостяк) — 3 дәрәҗәле «Дан» ордены; К.А. Мохаммедов (Мосеевка); С.К. Бәширов (Яңа Кулаткы); А. Ш. Иксанов (Вязовый Гай); Б.И. Мусин hәм Р.А. Измайлов (Югары Терешка); А.Җ. Рәхмәтуллин (Урта Терешка), А. А. Ибраhимов үзләрен кызганмый, фашист илбасарларына каршы көрәшеп, Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбыз район тарихына Сталинград сугышында катнашучылар буларак кереп калдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2347

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.