Клубыбыз тагын да ямьләнер

Үткән 2017 елда районыбызда уңышлы гына “Халык инициативалары” проекты эшләде. Безнең Вязовый Гай авылында да әлеге проект кысаларында клуб ремонтланды. Халык берсүзсез бу зур эштә ярдәм итәргә риза булды. Авыл старостасы Ф. А. Курмакаев шунда ук 100 мең сумлык өлешен кертте. Проектны тормышка ашыру өчен халыктан да өлешчә финанслау кирәк булганга, барлык авылдашларыбыз да хәленнән килгәнчә үзләреннән акчалата ярдәм күрсәтте. Хәтта клубка йөри алмый торган әби-бабайлар да акчалата ярдәмнәрен тапшырдылар. Хвалынскида яшәүче авылдашларыбыз 7,5 мең сум, читтә яшәүче Мигъдәт Мияссәрович Мәзитов 7 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Россия Герое Р. М. Хәбибуллинның хатыны Рамилә Мәсумовна 5 мең сум бирде. Иске Кулаткыдан, Иске Зеленайдан бирүчеләр дә булды. Монда без зуррак сумма бирүчеләрне генә атадык инде. Аларга һәм барлык авылдашларга, спонсорларга бик рәхмәтле без.
Клубка ремонт ясалды. Яңа түбә тулысынча (агачлары белән үк) төзекләндерелде, фойе, 9 яңа ишек, фойега тәрәзәләр куелды. Бүген авылыбыз оныклары, яшьләре исеменнән чиксез рәхмәт әйтәсе килә. Яшьләр бөтен ял көннәрен, кичләрен шунда үткәрәләр. Ә кышын клубтан башка кая барасың? Үзебез дә, өлкәннәр дә бик шат. Ләкин клубның тәрәзәләренә карасаң, аларның яңа кием өстендә зур-зур ямьсез ямаулыклар төсле булып бөтен күренешне бозуларын күрәсең.
Быел авыл халкы тәрәзәләр алмаштыруны шул ук проект аша эшләргә кирәк дигән теләк белдерде. Шуңа күрә яшьләребезне, өлкәннәребезне шатландырыйк, чөнки авыл клубы Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртә. Ә ул бу статусны горур йөртү өчен тиешле дәрәҗәдә булу тиеш.
Безнең авыл табигате шундый матур, яшәү өчен барлык шартлар бар – суы, газы; терлек асрыйм дисәң – игене, печәне. Клубыбыз да авылга матур бер ямь биреп, җанландырып тора.
Әйдәгез, авылдашларым, тагын бер кат шушы үзебез өчен кирәкле эшне башкарыйк, проектны тормышка ашырыйк. Клубыбыз тагын да матур булсын, аерым җирләре генә ремонтланган килеш калмасын, ул тулысынча төзекләндерелеп, тагын озак еллар халкыбызга хезмәт итәрлек дәрәҗәгә җитсен. Һәрберегез матур ярдәмен күрсәтер, дип ышанып калам.
Абдулхай Иксанов,
Вязовый Гай авылы клубы мөдире.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2339

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.