Ленинград блокадасын өзүгә – 74 ел

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 74 ел тулды. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде.
Бу көнне сугышта батырларча һәлак булган якташларыбызны искә алу һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Иске Кулаткы район мәдәният йортында тантаналы митинг үтте. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов үзенең чыгышында Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан райондашларыбызны искә алып сөйләде. Яшь буынга бабаларыбызның үрнәгендә илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде. Шуннан соң 14 яшьләре тулган яшүсмерләргә Россия гражданиннары паспортларын тапшырды. Иске Кулаткы Россия Герое Р. М. Хәбибуллинның исемен йөртүче икенче номерлы урта мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Бимеева эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп Ленинград блокадасы вакыйгалары турында чыгыш ясады. “Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр” билгесенә ия булган, Иске Кулаткыда гомер кичерүче Дәүләтша абый Алтынбаев үз күзе белән күргән коточкыч хәлләр турында сөйләде.
— Туган илебезгә булган патриотизм һәм тугрылык хисләре, халыкларыбыз арасындагы дуслык һәм бердәмлек, үзара әхлакый күтәренкелек дәһшәтле сугышны җиңеп чыгарга ярдәм итте, — диде ул һәм барчабызны да бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.
Яу кырларында илебез, көннәребез иминлеге өчен башларын салган, тылда хезмәт итүчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аларның истәлегенә Мемориаль тактага венок куелды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2335

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.