Балалы гаиләләргә ярдәм итәләр

Үткән ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин илдә демографияне яхшырту һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча күптөрле чаралар күрергә кушкан иде. Беренче һәм икенче балага айлык пособие күләмен арттырырга, ана капиталын озайтырга, яшь гаиләләргә ташламалы ипотека бирергә кирәк дигән сүзләр күпләрдә ышаныч, өмет тудырды.2018 елда Ульяновск өлкәсендә дә балалы гаиләләргә яңа ярдәм итү чаралары кертеләчәк. Бу хакта Губернатор С. И. Морозов 12 январьда булып үткән дәүләт гаилә сәясәтен һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру буенча Совет президиумы утырышында хәбәр итте.
Илебез Хөкүмәте тарафыннан беренче балага ай саен түләүләр турындагы күрсәтмә проекты расланды. Январь аенда әлеге максатка өлкәбезгә 142 млн. сум акчалата средстволар киләчәк. Икенче күңелле яңалык — Ана капиталы программасы 2021 елга кадәр озайтылды. Моннан тыш, әти-әниләр Ана капиталы акчаларын мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча хезмәтләр өчен түләүгә юнәлтә алачак. Шулай ук гаиләләргә ипотека буенча кредит алуга ярдәм итү һәм икенче балага 1,5 яшь тулганчы Ана капиталы средстволарыннан ай саен түләүләр алу мөмкинлеге дә кертелде. Балалар инфраструктурасын һәм дәвалау учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту да дәвам ителәчәк. Параллель рәвештә без үзебезнең региональ социаль ярдәм чараларын башлап җибәрәбез. Яхшы эшләнмәләребез бар инде һәм без аларны тормышка ашырырга әзер, — дип билгеләп үтте регион Башлыгы С. И. Морозов.
Аерым алганда, 1,5-3 яшькә кадәр беренче балалары булган ата-аналар өстәмә айлык пособие алачак. Моннан тыш, 2018 елда икенче яки өченче балалары туган гаиләләр өчен еллык 6 проценты булган ипотекага өлешчә финанслау булачак. Өлкә “Гаилә” капиталын кулланып әлеге ярдәм чарасы белән регионыбызда яшәүче 5 меңнән артык гаилә файдалана алачак.
«Ульяновск өлкәсендә балалы гаиләләргә яшәр өчен комфортлы шартлар тудыру – безнең төп бурычыбыз булып кала», — диде өлкә Губернаторы С. И. Морозов. Соңгы елларда безнең районыбызда да демографик сәясәте уңайлатуга зур игътибар бирелә башлады. Күп балалы гаиләләребез Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган барлык ярдәм чаралары һәм ташламалар белән кулланалар, төрле программалар ярдәмендә яшәү шартларын уңайлаталар. Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүче Юлия һәм Ринат Рамазановларның гаиләсе дә дүртенче сабыйлары тугач, регионыбыз тарафыннан 1 миллион сум күләмендә торак сатып алуга бирелә торган махсус сертификат алу бәхетенә иреште.
— Дүрт балалы ата-ана булуыбызга без бик шатланып яшибез. Һәрбер балабыз тормышыбызга ямь һәм бәхет өсти. Туган җиребездә яшәү дә зур шатлык, чөнки ярдәм итүче әти-әниләребез һәрвакыт янәшәбездә. Районыбызда балаларны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Нәниләребез балалар бакчасында тәрбияләнә, олырак балаларыбыз мәктәптә белем ала. Мәктәптән соң бик теләп балаларга өстәмә белем бирү һәм “Парус Надежды” үзәкләрендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Ә инде 1 миллион сумлык региональ сертификат ярдәмендә зур йорт сатып алуыбызга бүген дә сөенеп туя алмыйбыз. Балалар үзләренә аерым бүлмәләрне сайлап куйдылар инде. Хәзер өй эченә ремонт эшләрен генә төгәлләргә калды. Форсаттан файдаланып, илебез Президенты В. В. Путинга, өлкә Губернаторы С. И. Морозовка, район Башлыгы Э. Ә. Ганеевка һәм район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязовка гаиләм исеменнән олы рәхмәт сүзләремне җиткерер идем. Киләчәктә дә районыбызда яшәүче күп балалы гаиләләргә игътибар кимемәсен һәм бәхетле гаиләләрнең саны артсын иде, — дип уртаклашты үзенең шатлыгы белән дүрт бала әнисе Юлия Рамазанова.
Әйе, бүгенге көндә балалар туу районыбыз киләчәге өчен бик мөһим, чөнки әлегә бездә демографик хәл куанырлык түгел. Ә менә Рамазановлар кебек күп балалы гаиләләр – районыбызның бизәге булып санала. Дәүләт һәм өлкә тарафыннан күрсәтелеп торган ярдәм чаралары якын киләчәктә районыбыздагы демографик хәлне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итсен иде.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2332

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.