Ульяновск өлкәсе оешуга 75 ел

Ульяновск өлкәсе оешуга 75 ел тулу уңаеннан район культура йортында зур тантана булды. Бәйрәмдә катнашучыларның Ульяновск өлкәсе губернаторы С.И. Морозов, район Башлыгы Э.Ә. Ганеев исеменнән район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов тәбрикләде һәм районда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады һәм ирешкән уңышларны барлады. Анда юбилейларын билгеләп үтүче райондашларны хөрмәтләү,эшләрендә югары казанышларга ирешүче хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды. «Трои» моң дулкыны, «Чишмә» һәм «Гөлчәчәк» балалар бакчалары нәниләре, «Чишмә» ветераннар хоры үзләренең музыкаль чыгышлары белән тантанага ямь өстәделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2315

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.