Шөгыле — эшмәкәрлек

Бүгенге көндә кешелек тормышын компьютерлардан, телефоннардан, планшетлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар безнең тормышыбызны уңайлырак итәләр. Ә инде алар җимерелсә, без төшенкелеккә биреләбез, тиз генә ремонтларга кеше эзлибез

.Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче яшь, булдыклы, тырыш Фаил Рәкыйбович Хабушев шөгылен эшмәкәрлеккә әйләндергән кеше. Мәктәп елларыннан ук физика, техника, компьютерлар белән кызыга ул. Төзәтү, программалаштыру – компьютер, телефон белән бәйле нинди генә сорау булса да, җавапны тиз бирә. 2013 елдан Фаил компьютерлар, телефоннар, планшетлар ремонтлау буенча үзенең эшен башлап җибәрде. Моңа кадәр төрле эшләрдә эшли ул, ләкин хезмәт хакы җитмәү сәбәпле, үз эшен башларга ниятли. Хатыны Гөлназ белән киңәшеп, тормышында кискен борылыш ясый.
Фаил район үзәгендә, РКЦ урнашкан бинада бер бүлмәне арендага алып, шунда халыкка файдалы эш башкара. Чөнки компьютерны, телефонны, планшетны ремотлауны һәрбер кеше булдыра алмый, аны белеп эшләргә кирәк. Үзебездә шундый хезмәтләрне башкаручы белгеч булу бик уңайлы һәм бик кирәкле.
Аңа мөрәҗәгать итүчеләр гел булып тора, алар Фаилнең хезмәтеннән канәгать. Ул килгән кешене җылы кабул итеп, проблемасын игътибар белән тыңлый. Ә бит эшмәкәрлектә кеше белән нинди мөнәсәбәттә булу, аларны үзеңә җәлеп итү дә зур роль уйный. Ә инде Фаил үз эшен җиренә җиткереп, сыйфатлы рәвештә, тиз арада башкарырга тырыша. Хезмәте өчен дә ул халыктан чамалы ала. Шуңа да аңа еш мөрәҗәгать итәләр.
Шулай ук биредә телефоннарга, компьютерларга, планшетларга төрле кирәк- яраклар, запас частьләр сатып алырга була. Фаил бер урында гына басып тормый, халык ихтыяҗларын исәпкә алып, үз тырышлыгы белән эшен киңәйтергә, халыкка күбрәк файдалы хезмәт күрсәтергә омтыла. Хәзер инде ул тимеръюл билетларын сату, видеокүзәтүне монтажлау һәм хезмәт күрсәтү кебек хезмәтләрне дә җайлаган.
— Сүз дә юк, беренче еллар җиңел бирелмәде. Хәзер дә эшмәкәр булу тырышлык, үз-үзеңә ышану таләп итә. Эшмәкәрнең ялы да юк, кем дә отпуск та бирми. Аның мәшәкате, проблемалары күп. Ләкин теләге булган кеше эшләячәк. Иң мөһиме – эш башлаганда аздан тотыну. Нәрсәдер ачтым да баедым дип фикерләү дөрес түгел. Курыкмаска, тәвәккәл булырга кирәк. Тырышсаң, барысын да булдырып була. Хезмәтең халыкка кирәкле булса, кешеләр сиңа ышанса, эшең алга барачак, — дип фикерләре белән уртаклашты Фаил.
Фаилгә эшенең үсүен, зурдан-зур уңышлар, халык ышанычы, хыялларының тормышка ашуын телибез.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2238

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.