Халыкка уңайлылык өчен

Халыкка төрле хезмәтләрне алу уңайлы булсын өчен дәүләтебез елдан-ел киң мөмкинлекләр ача. Гади тел белән
әйткәндә, кешеләргә бер инстанциядән икенчесенә вакыт һәм финанс средстволар сарыф итеп йөрмәс өчен барлык төр хезмәтләрне (услуги) яшәгән җирләрендә “бер тәрәзә” принцибы белән алу мөмкинлеге булдырыла. Бу, әлбәттә инде, төрле катлам вәкилләренә уңайлыклар тудыра һәм халыкның дәүләткә ышанычын да арттыра. Илебез Президенты В. В. Путин алып барган сәясәтнең дә халыкка яшәү өчен комфортлы шартлар тудыру төп максатларыннан берсе булып тора. Россия Президентының 2012 елның 7 маенда чыккан “Дәүләтнең идарә итү системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында”гы Указы һәм РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендә чыккан 1376 номерлы “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеген оештыру Кагыйдәләрен раслау турында” гы Карары нигезендә 2012 елда илебездә “бер урында” күп төрле хезмәт бирү мөмкинлеге булган үзәкләр ачу максаты куелды. Нәкъ шушы чорда безнең Ульяновск өлкәсендә дә массалы рәвештә “бердәм тәрәзә” дән төрле хезмәтләр күрсәтүче үзәкләр ачыла башлады. Бу, әлбәттә, өлкә Губернаторы С. И. Морозовның шәхси контролендә торды һәм бүген дә аның боерыгы буенча үзәкләрнең эшен тагын да камилләштерү өчен тиешле ярдәм чаралары күрелә. Гомумән алганда, күп функцияле үзәкләр челтәрен киңәйтүгә төп средстволар федераль бюджеттан юнәлдерелә. Мәсәлән, 2014 елда безнең регион үзәкләренең эшен яхшырту өчен 16 590 600 сум, ә 2015 елда 14 931 540 сум бирелгән. Кайбер зур регионнарга хәтта 300 миллион сумга кадәр средстволар җибәрелгән.
2015 елда Ульяновск өлкәсе күп функцияле үзәкләр ачу буенча тулысынча Президент Указын тормышка ашырып, хәтта халыкның әлеге хезмәтләр белән кулланылышы буенча гомумроссия күрсәткечләрен 6 процентка арттырып үтәде. Шулай ук Россиянең башка субъектлары рейтингында да Ульяновск өлкәсе лидерлар рәтендә тора. РФнең экономик үсеш Министрлыгы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча безнең регион, 100 тиешле баллның 80 нән артыгын җыеп, күп функцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыруда югары эффективлык күрсәтүче субъектлар исемлегенә кергән. Бу турыда мәгълүмат агымдагы елның 14 сентябрендә үткән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләренең Бөтенроссия форумында яңгыраган.
2012 елда регионның көньяк районнарында, шул исәптән безнең Иске Кулаткыда да күп функцияле үзәк, хәзер инде информацияле технологияләр корпорациясе, ачылды. Районыбыздагы үзәктә халыкны кабул итү өчен 3 “тәрәзә” эшли, аларда әлеге үзәкнең белгечләре, ә алар 4 кеше, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтәләр. Күп функцияле үзәк район администрациясенең 1 нче катында 110 кабинетта урнашкан (Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе, Пионерская урамы, 30). Әйтергә кирәк, үзәкнең урнашу урыны да бик дөрес сайланган, халыкка керү уңайлы; бүлмәләре чиста, заман таләпләре буенча ремонтланылган. — Монда инде район Башлыгы Э. Ә. Ганеевка рәхмәт белдерер идек, ул ремонтка зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук үзәкнең эшен район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов даими кайгыртып, кирәккән очракта ярдәм итеп тора, — ди күп функцияле үзәк җитәкчесе Роберт Гаязович Усманов. — Ә инде төп финанс тәэмин ителү, җиһазлар, заман таләпләре буенча комтьютерлар, кирәкле техника өлкәдәге идарәдән. Баштагы елларда хезмәтләр саны берничә генә булса да, хәзер алар 210 га җитте. Күп оешма-учреждениеләрнең башка районнарга күчерелүе яки бөтенләй өлкәдә генә калдырылуы сәбәпле, шулай ук халыкка башка районнарга, шәһәргә барып йөрү авыр булмасын өчен, төрле хезмәтләр безнең вәкаләткә күчерелде. Бу уңайлы да, тиз дә. Берничә төр хезмәт буенча документларны безгә тапшыралар да куелган вакытка әзер документларын гына килеп алалар, — ди Р. Г. Усманов. Шулай ук үзәк хезмәткәрләре алдан төзелгән график буенча районның дүрт авыл поселениесенә барып та халыктан документлар кабул итәләр, консультацияләр бирәләр. Бу, әлбәттә, авыл халкы, бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар өчен бик уңайлы. Хәзерге вакытта күп функцияле үзәктә пропискага басу һәм пропискадан төшү, субсидияләр алу, СНИЛС, ана капиталын, машина йөртү таныклыгын беренче тапкыр алу һәм алмаштыру, паспорт алу һәм алмаштыру һ.б. бик күп төрле хезмәтләр күрсәтелә. Индивидуаль эшмәкәрләр һәм бизнес белән шөгыльләнергә теләүче гражданнарга исә бизнес-навигатор порталында регистрация үтеп, бизнес алып бару буенча төрле хезмәтләр алырга мөмкин. Шулай ук үзәккә электрон вариантта да дәүләт услугалары порталы аша документлар тапшырып була. Моның өчен әлеге порталда регистрация үтәргә һәм “шәхси кабинетың”ны булдырырга кирәк. Күп функцияле үзәктәге белгечләр сезгә бу очракта ярдәмгә киләчәк. Сүз уңаенда, 2016 елда безнең районның күп функцияле үзәге халыкны дәүләт порталында регистрацияләү буенча өлкә күләмендә беренче урынга чыккан.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2215

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.