Туган телебезне саклау — уртак эшебез

Хансөяров һәм Кулаткы укулары дини гыйлемнең асылына төшенү мөмкинлеге бирде.25 ноябрь көнне районыбызда дин әһелләре, зыялылар, галимнәр һәм төрле төбәкләрдән, Татарстан Республикасыннан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында унҗиденче “Кулаткы укулары” узды. Быел әлеге укулар кысаларында бүгенге көндә татар халкы өчен актуаль булып яңгыраган “Туган телебезне саклау – һәркайсыбызның изге бурычы” исеме астында фәнни-гамәли конференция һәм “Хәбибулла ишан – олугъ остазыбыз” дип аталган Хансөяр укулары оештырылды. Район Башлыгы Э.Ә. Ганеевның тырышлыгы белән үткәрелеп килүче “Кулаткы укулары” районыбыз тормышында мөһим вакыйгага әверелә бара һәм халкыбыз да анда бик теләп катнаша. Район мәдәният йортында узган укуларның пленар өлешен Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Ул укуларның тулы программасы белән таныштырды. Изге эшне Аллаһының Коръәненнән аять укып һәм дога кылып башкару өчен “Ак мәчет” имамы Руслан хәзрәт Фәхретдиновны сәхнәгә чакырды. Якташыбыз Руслан Фәхретдинов әһәңле һәм моңлы тавышы белән дога укыды һәм аның тәрҗемәсен дә халыкка җиткерде. Шуннан соң кунакларны һәм конференциягә җыелган райондашларыбызны өлкәбезнең мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов сәламләде.
-Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген без Иске Кулаткы җиренә иман нурын күрергә һәм изгелек чәчәргә килдек. Әлеге укулар ел саен районыгыз Башлыгы Э. Ә. Ганеевның тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән оештырыла. Аның кебек туган җирен, халкын яратучы шәхес өлкәбездә дә юктыр. Күпме якташларыбызга үзенең малы белән хаҗга барып килергә ярдәм итте. Без аның изгелеген беркайчан да онытырга тиеш түгел. Татарстан Республикасыннан килгән хәзрәтләргә һәм башка кунакларыбызга да рәхмәт яусын. Иске Кулаткы җирендә гомер-гомердән тырыш һәм тату халык яши. Татарлар гына яши торган бердәнбер районыгызда бүгенге көндә 26 мәчет эшләп килә. Бу бит зур сөенеч. Киләчәктә дә бердәм, бер-берегезгә карата ихтирамлы булып, ярдәм итеп яшәгез, — диде ул.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2212

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.