БӘХЕТ ӨЧЕН ӘНИ КИРӘК

Үз балаңны да кайгыртып бетерергә авыр заманда, кеше баласы кемгә тансык? Ә бит янәшәбездә чит бала проблемасын үзенекедәй күреп, шул баланы бәхетле итү өчен барын да эшләргә әзер булган олы йөрәкле кешеләр дә күп икән. Шундыйларның берсе – Иске Кулаткыда яшәүче Фәния Вәлиахмәтовна Минебаева.
Үзенең кызы Лиананы тәрбияләп, олы тормышка чыгарган ана тагын өч баланы – Элина, Алина һәм Георгийны тәрбиягә ала. Алар яшәгән йорт бүген өч баланың бәхетле авазлары белән тулган. Ачык йөзле, киң күңелле Фәния апаны районыбызда да белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә ул “Диляра” кибетендә сатучы булып эшли. Сатып алучыларга карата һәрвакыт игътибарлы, кирәк товарны сайлап алганда төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Элина, Алина һәм кечкенә Георгий да Фәния Вәлиахмәтовнага бик тиз ияләшәләр. Ул аларның һәрберсенә шәхес итеп карый, үз балаларыдай якын күрә, тәрбияли. Алар да аңа шул ук эчкерсез ярату белән җавап бирәләр. Кызлар мәктәптә дә гел “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укый, төрле түгәрәкләргә йөриләр, мәктәптә үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Өйләрендә дә яшәү, ял итү, дәресләргә ныклап хәзерләнү өчен барлык уңай шартлар тудырылган, балалар өчен кирәкле заманча техниканың барысы да бар. Минебаевлар яшәгән йорт балалар тавышыннан гөрләп тора. Бар эшкә дә өйрәнеп үсәләр, бергәләп эшлиләр. Кайсы тегә, чигә, бәйли, кайсы гөлләргә, чәчәкләргә су сибә, кайсы аш пешерү серләренә өйрәнә, ә кечкенә Георгий гел апалары янында ярдәм итә. Әниләр көне уңаеннан Фәния Вәлиахмәтовнага тәбрикләү сүзләрен юллыйбыз һәм исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Ятим балаларга күрсәткән изгелекләре аңа гел яхшылыклар белән әйләнеп кайтсын иде.
Г. Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2202

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.