Тәбрикләү

  Кадерле әниләр!
Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәм — Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә әниләр уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.
Әлеге бәйрәм көнендә әниләребезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыгыз һәрвакыт сезне яратсын! Алар үзләренең уңышлары һәм бәхетләре белән куандырсын! Сезгә сәламәтлек, шатлык, иминлек һәм гаилә җылысы телибез.
Район хатын-кызлар Советы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2196

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.