Тәбрикләү

                            Кадерле әниләр!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да. Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы.Бүген без күп балалы һәм тәрбиягә алып бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез, әни вазифасын районның җәмәгатьчелек тормышы, хезмәт белән уңышлы үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.Кадерле әниләр! Бүгенге бәйрәм көнендә безнең җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә балаларыгызның яратуы, хөрмәте, саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сәламәт, талантлы, сезне яратып, игътибарлы булып үссеннәр.
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, урындагы “Бердәм Россия” партиясенең
политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2192

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.