“Бердәм Россия” партиясе бердәмлеккә өнди

“Бердәм Россия” партиясе бердәмлеккә өнди
15 ноябрь көнне Иске Кулаткы район үзәгендә «Бердәм Россия” партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсенең райондагы җирле бүлекчәсенең чираттагы Конференциясе узды. Көн тәртибендә агымдагы 2017 елда беренчел бүлекчәләрнең эшчәнлегенә йомгак ясау, урындагы бүлекчәнең яңа Политсовет составын раслау һәм «Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе Конференциясенә делегатлар сайлау мәсьәләләре каралды. 
Конференцияне «Бердәм Россия” партиясенең урындагы Политсовет Секретаре Э. Ә. Ганеев сәламләү сүзе белән башлады һәм алып барды. Ул үз чыгышында ел эчендә районда башкарылган эшләргә отчет ясады. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләнгән эшләр, су, газ мәсьәләләре турында сөйләде. “Бары бердәм булып, район үсеше өчен бергә тырышсак кына, без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алабыз”, — диде ул.
Партиянең урындагы бүлекчәсенең яңа Политсовет составына “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары бертавыштан район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В. А. Деникаеваны сайладылар. Ә Ульяновскида узачак региональ бүлекчә Конференциясендә делегатлар буларак Мостяк авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Ө. Ф. Резванов, район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В. А. Деникаева һәм район Башлыгының урынбасары М. М. Бәширов катнашачаклар.
Конференция партия составына кергән әгъзаларга билетлар тапшыру һәм “Бердәм Россия” партиясенең актив эшчәнлек алып барган әгъзаларына Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе А. А. Бакаев имзалаган Грамоталар тапшыру белән төгәлләнде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2156

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.