Тәбрикләү

                                 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне           

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бердәм көч булып тупланганда, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузганда, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәгәндә, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караганда гына, без үзебезне көчле халык итеп тоябыз.
Хөрмәтле райондашлар, сезне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, һәр туар таңга сөенеп, көнне файдалы итеп үткәрергә язсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телибез.
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы район Башлыгы,
“Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе
Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2108

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.