Ул һәр эшне булдыра

Сәлихҗан Шакирович Юнусов

Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүче Равилә Абдулхаковна Юнусова турында бик күпләр уңай яктан искә алалар. Ул гомер буе элеккеге Иске Кулаткы совхозында савучы булып хезмәт итте.
Алар тормыш иптәше Сәлихҗан Шакирович Юнусов белән тату яшәделәр һәм өч ул үстереп олы тормыш юлына чыгардылар. Уллары Фәһим, Рушан Мәскәү шәһәрендә хезмәт итеп яшиләр.
Ә өлкән уллары Рәшит турында аерым сөйлисе килә. Ул озак еллар ИП “Богданов Р. Ә.” хуҗалыгында механизатор булып хезмәт итә. Гомумән, бу профессиягә мәхәббәт аңа әтисе Сәлихҗан Шакировичтан күчкәндер.
— Улым Рәшит бала вакыттан ук әтисе белән аның тракторы янында «мәш килеп» үсте. Әтисенең кешеләргә ярдәм итү сыйфатлары улыма да күчкәндер, – дип сөйли аның әнисе Равилә Абдулхаковна.
Әйе, дөрестән дә шулай, Рәшит Сәлихҗан абый кебек кешеләргә гел ярдәмчел һәм моның турында аның тирә-күршеләре дә ачыктан-ачык сөйлиләр. Ул аларга печән чабуда да, төрле йөкләр күчерүдә дә гел булышып яши.
ИП “Богданов Р.Ә.” хуҗалыгында да Рәшит Сәлихҗановичны гел мактыйлар.
— Ул безнең хуҗалыгыбызның терәге, аның кулыннан килмәгән эше, юктыр. Ул төрле маркалы техниканың руле артына утырып эшли,- дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Расим Әхмәдиевич Богданов, уңган механизатор турында. Бу чыннан да шулай. Рәшит Сәлихҗанович язын тракторга утырып чәчү эшләрен башкара, җәен комбайнда иген суктыра, кирәк икән — салам өюдә дә катнаша һәм терлекчелектә дә хезмәт итә. Гомумән әйткәндә, ул бар яктан эшне булдыра торган универсал һөнәр иясе.
Рәшит Сәлихҗанович быел да ИП “Богданов Р. Ә.” хуҗалыгында тырышып хезмәт итте һәм комбайнга утырып игенне суктырып җыюда зур күрсәткечләргә иреште. Шушы ирешкән уңышлары өчен ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Алдынгы механизатор башкаларга да үрнәк һәм яшьләрнең остазы булып санала. Аның бу уңышларына гаиләсендә дә шатланалар.
Рәшит Сәлихҗанович шәхси тормышында да үрнәк кеше. Алар тормыш иптәше Наҗия Кыямовна белән тату яшәп, ике кыз үстерделәр. Наҗия Кыямовна сатучы булып хезмәт итеп, кызларына да дөрес тәрбия бирә белде. Балалары да акыллы булып, үзләренең матур тормыш юлларын сайладылар.
Юнусовлар бүген мул тормышларына, сөйгән оныкларына шатланып туя алмыйлар. Рәшит Сәлихҗанович әтисе кебек йортта мал-туар үстерергә ярата. Ир кеше терлек азыклары табыштырса, хатыны Наҗия Кыямовна малларны тәрбияләүдә тырышлык күрсәтә.
Менә кыр эшләре ахырына якынлаша. Алар тәмамланса да, алдынгы механизатор техниканы ремонтлауда катнаша һәм кышкы чорда хуҗалыкның терлекчелек тармагына ярдәмгә килә.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2050

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.