Үткән атнада Россия күләмендә физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу чарадан безнең Иске Кулаткы районы спортчылары да читтә калмады. Ул көнне район үзәгендә һәм авыл поселениеләрендә күптөрле спорт чаралары үтте. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагоглары да бу көнне балалар өчен спорт бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә җыелган балаларны район администрациясенең спорт бүлеге мөдире Р. Д. Мадьяров сәламләде, котлауларын юллады һәм нәни спортчыларга уңышлар теләде. Ачык һава астында үткәрелгән мавыктыргыч спорт уеннарында балалар да, әти-әниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты, күптөрле ярышларда катнашып, тапкырлыкта һәм зирәклектә көчләрен сынадылар. Соңыннан җиңүчеләргә Почет грамоталары һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Уеннарда катнашучы балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Авг 21 2017
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1898
Свежие комментарии