Фестиваль милләтләрне берләштерә

12-16 август көннәрендә Ульяновск өлкәсендә СНГ дәүләтләре катнашучыларының милли спорт төрләре һәм уеннарының I фестивале уза. Өлкә Губернаторы Сергей Морозовның инициативасы буенча регионыбызда Бөтенроссия фестивале беренче тапкыр 2014 елда узды, ә 2017 елда ул Халыкара статус алды. Фестиваль программасында быел ун төп спорт төрләре буенча ярышлар үтәчәк. Медальләр өчен җиде илдән килгән өч йөздән артык спортчы көч сынашачак. Моннан тыш, биш илнең спортчылары үзләренең милли спорт төрләрен күрсәтәчәк. Билгеле булганча, Ульяновскига килгән спортчылар югары халыкара титуллар ияләре һәм гамәлдәге дөнья чемпионнары. Фестивальнең ачылу тантанасында безнең районыбызның делегатлары да катнашты һәм онытылмас тәэсирләр алып кайттылар. Фестивальдә катнашучыларга, тамашачыларга һәм оештыручыларга Россия Президенты Владимир Путин сәламләү телеграммасын юллады. Дәүләт Башлыгының котлавын Волга-Спорт-Арена Боз Сараенда үткән фестивальне ачу тантанасында РФ спорт Министры Павел Колобков укыды.
«Кадерле дуслар! Сезне кунакчыл Ульян җирендә сәламлим һәм СНГ дәүләтләре катнашучыларының милли спорт төрләре һәм уеннарының I фестиваленең ачылуы уңаеннан котлыйм! Фестивальне оештыручылар үз алларына җитди һәм бик мөһим бурычлар куйдылар. СНГ дәүләтләренең уникаль спорт традицияләрен күрсәтү, тулыландыру, аларны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алып баруда, актив яшәүдә ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, мондый киң колачлы чаралар үткәрү кешеләр арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыта ярдәм итә. Фестивальнең бик эчтәлекле һәм кызыклы программасы, мавыктыргыч ярышлары кунакларны да, катнашучыларны да шатландыруына һәм онытылмас тәэсирләр калдыруына ышанам. Барчагызга да уңышлар телим», — диелә дәүләт Башлыгының мөрәҗәгатендә.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1883

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.