Әтиләр көнендә

2004 елдан башлап 26 июльдә өлкәбездә Әтиләр көне билгеләнә. Ел саен Губернатор инициативасы белән “Ел әтисе” («Отец года») өлкә конкурсы үткәрелә. Безнең районнан әлеге мактаулы исемгә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче, тәртипле, үрнәк гаилә Башлыгы, яраткан әти Ринат Равилович Богданов лаеклы булды. Ул Губернатор исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Аны ихластан әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм үзенә, гаиләсенә саулык, иминлек, шатлык-куанычлар телибез.
Безнең районда да әлеге бәйрәм игътибарсыз калмады. Бу көнне әтиләрне хөрмәтләү, алар адресына матур теләкләр юллау – матур гадәткә әверелде. Район үзәгендә, балалар паркында, Әтиләр көненә мавыктыргыч чара оештырылды. Балаларның шат авазлары, күңелле музыка – бәйрәмгә ямь өстәде.
Тантаналы өлештә Иске Кулаткы районы буенча сәламәтлек саклау, гаилә һәм социаль иминлек департаменты начальнигы Р.М. Тимербулатов әтиләрне ихластан бәйрәмнәре белән тәбрикләп, матур эш-гамәлләр белән үрнәк гаилә башлыклары булырга, балалары өчен җаваплылык тоеп яшәргә теләде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында эшмәкәрләр Ә.А. Рязапова, А.К. Ахмерова, Л.Ф. Кадыйрова, Н.М. Рамазанова, “Күмәк көч” редакциясе, Саклык банкы, үзәкләштерелгән клуб һәм китапханә челтәре, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары 7 балага адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Шулайк ук “Бердәм Россия” һәм «ЛДПР» партияләре бүлекчәләре балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
«Парус надежды» инвалид балаларны реабилитацияләү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән күңел ачу программасы кунакларның кәефләрен күтәрде. Әтиләр дә бәйрәмдә тик тормадылар. Балалары белән бергә гимнастик күнегүләр ясадылар, төрле конкурсларда катнашып, җитезлекләрен, эрудициялекләрен күрсәттеләр. Ә инде Панфиловлар, Хаметовлар, Рамазановлар гаиләләре әлеге уеннарда иң активлар иделәр.
Бәйрәм күңелле үтеп, кунакларда матур тәэсирләр калдырды. Алар соңында оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1829

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.