Балаларга бергәләп ярдәм күрсәтик!

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе безнең регионда 2005 елдан алып уңышлы гына үтеп килә. Әлеге мөһим акциядә өлкә Хөкүмәт әгъзалары, муниципаль берәмлекләре Башлыклары, депутатлар, эшмәкәрләр, матди ярдәм күрсәтүчеләр һәм әлеге акциягә битараф булмаган гади гражданнар катнашалар.
Акция күп балалы, авыр тормыш шартларында булган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елына әзерләнергә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Иске Кулаткы районы буенча әлеге ярдәмгә 250 бала мохтаҗ. Шул исәптән 183 се — күп балалы гаиләләрдә, 15 се – авыр тормыш шартларында булучы гаиләләрдә һәм 52 бала аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә. Әлеге исемлеккә кертелгән балаларның 10 сы яңа уку елында беренче сыйныфка барачак.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен тормышка ашыру өчен 476 мең сум күләмендә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм хәйриячелектән средстволар таләп ителәчәк. Шулар арасында өлкә бюджетыннан — 366 мең сум, район бюджетыннан – 30 мең сум һәм спонсорлык ярдәм 80 мең сум булыр дип исәпләнә.
26 июльгә адреслы ярдәм 281 балага (545 мең 100 сум күләмендә) күрсәтелгән. Шул исәптән өлкә бюджетыннан 167 балага – 334 мең, муниципаль бюджеттан 10 балага – 20 мең һәм спонсорлар хәйриячелек ярдәме 104 балага 191 мең 100 сум тәшкил итә.
30 майдан 15 сентәбрьгә кадәр, чәршәмбе көнне 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Иске Кулаткы районы буенча сәламәтлек саклау, гаилә һәм социаль иминлек департаментында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясен үткәрү буенча “кайнар элемтә” эшли. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларны “кайнар элемтә” телефонына (8(84249) 2 — 26 – 71 шалтыратып, бирергә мөмкин.
Хәйрия акциясендә район мәчетләре, эшмәкәрләр, төрле оешмалар, мәктәпләр коллективлары, район Советы депутатлары активлыкларын күрсәтәләр.
Хөрмәтле райондашлар! Хәйрия акциясендә сез дә катнаша аласыз! Ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга мәрхәмәтле булыйк һәм бергәләп изгелек кылырга ашыгыйк!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1821

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.