Уракта сыналыр чак җитә

Җәйге уракка төшәргә дә озак вакыт калмады. Бу чор аеруча зур җаваплылык һәм җитезлек таләп итә. Быел районыбызның кырларында 18235 гектарда бөртеле культураларны суктырып һәм 9832 гектарда техник культураларны югалтуларсыз җыясы бар.
Елның уңай килүе кырларыбыздан яхшы уңыш алуга ышаныч уята һәм алдан исәпләүләр буенча югарыда әйтеп үткән мәйданнардан 22 мең тонна бөртекле уңыш алу көтелә. Бу эшне оптималь вакытта башкарырга кирәк. Шуның өчен уңыш җыю техникаларының төзек, ягулык-майлау материалларының булуы мөһим мәсьәләләрдән санала.
Бүгенгә районыбызда бөртек суктыру техникаларының әзерлеге 96 (61 комбайн), дизель ягулыгының тәэмин ителүе 91 процент тәшкил итә. Һава торышының уңай шартлары булган очракта 15-20 көндә барлык уңышны җыеп алырга исәплибез. Техник культураларны да исәпкә алып, бер комбайнга 460 гектар эш күләме туры киләчәк.
Узган елга краганда быел уңыш җыюны 2-3 атнага соңрак башлыйбыз. 25 июльдән соң 1170 гектарда уҗым шепкәнен (озимой рыжик) суктырып җыюга керешәчәкбез.
Хәзерге чорга авыл хуҗалыгының артельләре терлек азыклары хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Бүгенгә хуҗалыклар 1,5 мең гектарда күпьеллык үләннәрне чаптылар һәм шуның 994 гектарын җыйдылар инде. Шуның белән беррәттән 1273 тонна коры печән дә тупланды.
Район буенча барлыгы 4033 тонна сенаж хәзерләнде. Бу эштә Вязовый Гай производство кооперативы беренчеләрдән санала һәм аларның әлеге күрсәткече 1700 тонна тәшкил итә.
Хуҗалыкларның һәммәсе дә пар җирләрен эшкәртүне төгәлләделәр һәм аларның яртысыннан күбесе көнбагышның рәт араларын икенче мәртәбә эшкәртү алып баралар.
Быелгы җәйге урак эшләрен алып бару белән бергә хуҗалыклар киләсе елның уңышына да нигез салдырып калырга тиешләр. Шуны истә тотып безнең районда 8490 гектарда уҗым культуралары чәчү һәм 22,5 гектарда туңга сөрү планлаштырыла. Туңга сөрү планы узган ел белән чагыштырганда 2 мең гектарга артык булачак.
Ирфан Аделов,
Иске Кулаткы район администрациясендә авыл территорияләрен
үстерү идарәсе
начальнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1803

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.