Геройның исеме мәңгеләштерелде

Сириядә һәлак булган Россия Герое, 55-нче вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллинга туган җирендә һәйкәлләр торгызылды. Бу зур чаралар 12 июльдән 14 июльгә кадәр дәвам итте. 12 июль көнендә аның үскән авылы Вязовый Гайда, туганының өендә һәлак булуына ел тулу уңаеннан дога мәҗлесе үткәрелде. Анда авыл картлары белән бергә, Кореновскидан килгән хәрби хезмәттәшләре, Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм “Исламга 1000 ел” исемен йөрткән мәчет имамы Ильяс хәзрәт Җиһаншин да, район Башлыгы Э.Ә. Ганеев та катнашты. Бу көнне Рәфәгать Мәхмүт улының зиратына да барып, догалар укылды, тере чәчәкләр куелды. Шушы ук көнне 14 сәгатьтә Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә Россия Герое — Р.М. Хәбибуллинга тантаналы төстә һәйкәл ачылды. Әлеге белем йорты 2016 елның июленнән офицер исемен йөртә. Моннан тыш, һәйкәлнең миниатюр күчермәсен уку елы дәвамында мәктәпнең иң яхшы сыйныфына бирәчәкләр.
Һәйкәлне ачу тантанасында Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов Р. М. Хәбибуллинның очучы исеме – «чын хәрби батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге», дигәнне асызыклады. Шунда укучы балалар аның исеменә һичкайчанда тап төшермәсләр, дип ышаныч белдерде.
Батыр якташыбызның исемен йөртү- мәктәпкә дә, Вязовый Гай авылы урамы, авыл клубы, гомумән районга зур горурлык, без моны тоеп яшәргә бурычлыбыз, диде.
Исегезгә төшерәбез, 8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар була. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы – очучы инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.
«Краснодар крае, Кореновск шәһәре 20 ел буе Хәбибуллинның туган аэродромы булды. Ул базасы бездә урнашкан 55нче Севастополь вертолет полкында хезмәт итте. 2016 елның 8 июлендә полковник Хәбибуллин Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Кореновскида аның исеме белән урам һәм мәктәп аталды. Рәфәгать Хәбибуллин — хәрби дан һәм Ватанга тугрылык мисалы. Мәңгелек дан»- диде гаилә дуслары , майор Э.А. Шигида. Аңа майор В.Г. Уколов, хезмәттәше, полковник – Р.Ш. Салихов, сугыш, кайнар нокталарда барган бәрелешләр турында язучы Р.И. Родионова кушылып чыгышлар ясадылар. “Россия Даны Аллеясы” проекты авторы, һәйкәлләр остаханәсе җитәкчесе М.С. Сердюков: «Рәфәгать Хәбибуллин кебек батыр улларыбыз бик күп, без байтак шәһәрләрдә Геройларыбызга һәйкәлләр торгызабыз, без аларны онытмасак алар мәңге яшәячәк,», — диде. Икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары һәм “Асылташлар” оешмасы балалары, мәктәп директоры Л.Р. Альбикова Россия Героеның исемен горур йөртербез, дип ант иттеләр. Аларның җырлары, чыгышлары һәркемнең күзләреннән яшьләр чыгарды, дулкынландырды. Әтисенең батырлыгын шулай олылаган өчен улы Руслан район Башлыгы Э.Ә. Ганеевка, район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязовка, аның беренче урынбасары В.А. Деникаевага, мәктәп коллективына рәхмәт әйтте. “…Кызганыч, әти исән чакта мондый хөрмәт күрмәде, гел эшләде, яшьләрне өйрәтте, хәрби бурычларын үтәп йөрде,” – диде. Соңыннан кунаклар мәктәпнең музеена үттеләр, Р.М. Хәбибуллинның стенды зур урын алган. Улы Руслан музейга әтисенең хәрби киемен бүләк итте. Аннары үзәк стадионда Геройга багышланган кече футбол буенча ярышлар башланды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1738

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.