Милли рухыбыз — Сабантуйда

30 июнь көнне Флаглар мәйданында кичке Сабантуй оештырылды. Аның кысаларында Яшьләр көне һәм XI, IX cыйныфлар укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Искиткеч зәвыклы киемнәр киенгән чибәр, шат елмаюлы кызлар һәм егетләр үзләренең класс җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән бергә күренекле киноактерлар кебек кызыл келәмнән үтеп, билгеләнгән урыннарга уздылар. Бу бәйрәм аларга багышланган иде, җылы теләкләр, үгет-нәсихәтләр мулдан булды.
Район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов чыгыш ясап, тамашага килүчеләрне әлеге бәйрәмнәр белән котлады һәм күңелле ял итүләрен теләде. Форсаттан файдаланып, эшләрендә уңышларга ирешүче хезмәт алдынгыларына Губернатор исеменнән Рәхмәт хатлары бирде. Шулай ук ГТО нормативларын тапшыруда югары нәтиҗәләргә ирешүче егетләргә тантаналы рәвештә алтын билгеләрне тапшырды.
Район администрация се Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район мәгариф идарәсе начальнигы Ф.З. Зайнетдинова чыгарылыш сыйныф укучыларын Яшьләр көне белән тәбрикләп, тормышларының яңа этапларында уңышлар теләде. Укуларын “5”ле билгеләренә тәмамлап, алтын һәм көмеш медальләренә лаек булучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район яшьләр Советы рәисе, «Яшь гвардия» Бөтенроссия оешмасының урындагы бүлек җитәкчесе Г.Ш. Тимушев бәйрәм кысаларында “Бергәләп булдырабыз” Бөтенроссия экологик акциядә катнашучы мәктәп укучыларына Дипломнар тапшырды.
“Бердәм Россия” партиясенең урындагы Политсовет Секретаре исеменнән район больницасының теш табибы Р.К. Курамшинны Рәхмәт хаты белән билгеләде.
Һәр чыгарылыш сыйныф бәйрәмгә килүчеләрне вальс биюләре белән куандырды.
Кичке Сабантуй программасын Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, халкыбызның яраткан җырчысы Венера Ганеева үзенең студентлары белән дәвам итте. Алар популяр җырларны башкарып, тамашачыларның күңелләрен дәртләндерделәр. Концертны карарга җыелган халык үзәк мәйданны бөтенләй тутырдылар. Халык өчен сәүдә нокталары, балалар өчен батутлар төнгә кадәр эшләделәр. Кичке бәйрәм зур салют белән тәмамланды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1732

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.