Табигатебезне саклыйк!

Табигать – ул безнең Җир-Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә. Әмма без, кешеләр, һәр очракта да аның бу мәрхәмәтләренә тиешенчә рәхмәтле була беләбезме соң?! Юк, әлбәттә. Аның сый-хөрмәтеннән файдаланып, үз кирәгебезне алып, агач-куакларга зыян салабыз, рәхәтләнеп ял иткәннән соң, артыбызда бер өем чүп-чар калдырабыз,
Шушы хаталарны төзәтү, экологиябез чисталыгына ирешү максатыннан, Иске Кулаткы урман хуҗалыгы коллективы урманга барып, чәршәмбе өмәсе оештырды. Урман тирәсен чистартып, пластик шешәләр, консерва калайлары, сок пакетлары, башка төр чүп-чарны җыю белән шөгыльләнделәр. Чүп-чарны махсус машинага төяделәр. Тирә-юнь күзгә күренерлек чистарды, күркәмләнде.
Инде киләчәктә дә әлеге коллективның тырышлыгы бушка китмәс, бу урынга ял итәргә килүчеләр үз артларыннан чүп-чарларын җыеп китәрләр, табигатьне рәнҗетүгә юл куймаслар, дип ышанасы килә.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1717

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.