Әһәмиятле очрашу

Безнең район яшьләре бар яктан да өлгер һәм үзләренең идеяләрен алга этәрергә омтылучылар. Бу көннәрдә Иске Кулаткы муниципаль берәмлегенең депутлар Советы каршында эшләп килүче “Алтын тау” исемле яшьләр Советы әгъзалары Новоспасск районының “Көньяк балкышы» дигән яшьләр Советы белән очрашуда булдылар. Әлеге чара “Олимп” спорт сараенда үтте.
Очрашуны Новоспасск районы администрациясе Башлыгының эчке сәясәт һәм социаль үсеш буенча урынбасары Ольга Владимировна Моратова үзенең чыгышы белән башлап җибәрде. Ул яшьләр Советының эшчәнлеге, төп максатлары, казанышлары белән таныштырды. Шулай ук “Көньяк балкышы» турында эчтәлекле презентация күрсәтелде. Эшләү дәверендә әлеге яшьләр Советы үзенең уңышлары белән дан казанды. Бүгенге көнгә аларның фикеренә колак салалар һәм тәҗрибә туплыйлар.
Очрашу дустанә, җылы атмосферада үтте. Бер-беребез белән фикер алышып, киләчәккә төрле идеяләр белән уртаклашып, үзебезгә бик күп файдалы мәгълүматлар һәм тәҗрибә тупладык.
Игътибарлы, кунакчыл булулары өчен яшьләр Советы әгъзаларына рәхмәтләребезне белдердек һәм Иске Кулаткыга кунакка чакырдык.
Диана Амеркаева,
Иске Кулаткы район администрациясенең иҗтимагый коммуникацияләр бүлеге белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1688

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.