Хезмәт дәрте арта кырларда

«Бахтеевка» производство кооперативында җәйге кыр эшләре кызу темпта бара.
— Хәзер хуҗалыкта 502 гектарда чәчкән кукуруз кырында культивация эшләре башкарабыз, – дип сөйли хуҗалыкның агрономы Әкрам Якубович Нәүмәтуллин.
– Механизаторларыбыз Алексей Горбушкин, Виталий Васильев, Александр Иевлев рәт араларын эшкәртүдә тырышып хезмәт итәләр. Моңа кадәр алар 709 гектарда чәчелгән көнбагыш мәйданын культивацияләделәр. Анда шулай ук механизаторлар Станислав Федякин, Виктор Мансуров, Иван Чагаков та зур көч куйдылар. Кырларда көннән-көн җәйге эшләр күбәйгәннән — күбәя бара. Шушы көннәрдә механизаторлар печәнне чабып, аны теземнәргә салуга керешкәннәр. 448 гектар чәчелгән күпьеллык мәйданнарны вакытында югалтуларсыз җыясы бар. Биредә механизатор Виктор Мансуров һәм Иван Чагаков “МТЗ 80” тракторлары белән яшел уңышны чабу белән шөгыльләнәләр, ә механизатор Марс Исмаилов кипкән печәнне тырмалар белән теземнәргә сала.
Хуҗалыкның аш пешерүчеләре Надежда Бундирякова һәм Татьяна Караченцева кыр эшчәннәрен көненә ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлыйлар.
— Уңай һава шартлары булса, быел барлык культуралардан да мул уңыш алу көтелә, – дип сүзен дәвам итә Ә. Я. Нәүмәтуллин. Быел 444 гектарда — арпа, 240 гектарда — солы, 52 гектарда тары, 111 гектарда — берьеллык үләннәр һәм 436 гектарда сабан бодае чәчтек. Шушы көннәрдә сабан культураларын бөҗәкләргә һәм чүп үләннәргә каршы көрәш алып барырга Ульяновск шәһәре “Агрохимпродукт” оешмасының хезмәткәрләре килергә булдылар.
Механизаторлар Виталий Васильев, Александр Иевлев, Виктор һәм Игорь Тюкаевлар хуҗалыкның МТМсында комбайннарны җайга салу белән шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр өлгерүгә алар “Полесье” һәм «Вектор” маркалы комбайннарында кырга чыгачаклар.
Кыр эшләре көннән – көн кызу темпка күчә.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1684

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.