Герой истәлегенә

8 июль көнне Россия Герое, якташыбыз — Рәфәгать Хәбибуллинның һәлак булуына бер ел тула. Сирия җирендә иленә, халкына тугрылык үрнәге күрсәткән, төбәгебезне данлаган Рәфәгать Хәбибуллинның якты истәлегенә ел дәвамында күптөрле чаралар үткәрелде.
Район үзәгендә, Флаглар мәйданында, тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Туган авылы — Вязовый Гай, әнисе яши торган урам, авыл клубы һәм Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе хәзер Герой-якташыбыз исемен горур йөртәләр.
Күптән түгел генә Рәфәгать Хәбибуллинның исеме хәрби вертолетка бирелде. Мондый вакыйга хәрби авиация тарихында беренче тапкыр булды. “Ми-8АМТШ” маркалы вертолет Улан -Удэда җитештерелде. Хәзерге вакытта ул Герой яшәгән Кореновск шәһәрендә.
12-13 июль көннәрендә Герой-якташыбыз истәлегенә районда мөһим чаралар үтәчәк. Биредә мәрхүмнең якыннары, дуслары, коллегалары, өлкә, район җитәкчеләре катнашачак. Хәзерге вакытта әлеге чараларга зур әзерлек бара.
Туган авылында, Вязовый Гайда, үткән елдагыча вертолетлар авыл өстендә әйләнеп, кабат Рәфәгать Хәбибуллин белән саубуллашырлар. Аның исемен йөртүче вертолет та биредә булачак.
Район халкы өчен Герой-якташыбызның батырлыгы – зур горурлык. Туган илебезне яратырга өйрәтүче якташыбызның истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1682

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.