Казаннан җиңү белән кайттылар

Казан шәһәрендә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләрендә мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Анда Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче, быел 8 нче һәм 10 нчы сыйныфларны тәмамлаган укучылар катнаша.

Рус теленнән халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Олимпиаданың Казан шәһәрендә узган йомгаклау турында Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбеннән X cыйныф укучысы Алсу Арсланова, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбеннән X cыйныф укучылары Рамил Аделов һәм Динар Ханбиков катнаштылар. Халыкара олимпиаданың программасы да бик эчтәлекле иде. Казан шәһәрендә безне Универсиада авылындагы заманча җиһазландырылган тулай торак бүлмәләренә урнаштырдылар. 3 июнь көнне Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында олимпиаданың ачылу тантанасы булды. Казан шәһәре безне матур бәйрәм, җыр – биюләр белән каршы алды. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Гашыйклар тавы» һәм М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Төбендә” спектакльләрен караганда кичергән хисләребезне сүзләр белән генә тапшырып та булмый. «Свияжск утравы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда балалар Татарстан республикасында милли мәсьәләнең ничек хәл ителүен яхшы аңладылар. Казан шәһәрендә кешеләргә, төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата булган хөрмәтле мөнәсәбәт сокландырды. Олимпиаданың биремнәрен балалар 4 һәм 5 июнь көнне үтәделәр. Җавапларны компетентлы жюри әгъзалары бәяләде. Рамил, Динар һәм Алсу барлык биремнәрне дә төгәл үтәп, тиешле баллар җыйдылар. Алсу Арсланова югары баллар җыеп, олимпиаданың призеры исеменә лаек булу бәхетенә иреште. Тантаналы рәвештә аңа

«Яхшы белем һәм иҗат номинациясендә» җиңү яулаганы өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан Диплом һәм медаль тапшырылды.

Укучымның шундый зур уңышларга ирешүе иң беренче чиратта әти-әниләренең, мәктәп укытучыларының тырышлыгына, дөрес тәрбия бирүләренә бәйле. Безнең мәктәп администрациясе укучыларыбызның шундый дәрәҗәле конкурсларда, олимпиадаларда катнашуын һәрвакыт хуплый, кирәк ярдәмне күрсәтә. Барлык балаларыбыз, ата-аналар исеменнән күрсәткән ярдәмнәре өчен район администрациясенә дә олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Ә Казан шәһәре белән без “Киләсе очрашуларга кадәр!” дип хушлаштык.

Н. А. Байбулатова,
Иске Кулаткы беренче
номерлы урта мәктәбенең
югары категорияле рус теле
һәм әдәбияты укытучысы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1650

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.