Сочидан – җиңү белән!

Безнең районда сәләтле балалар бик күп. Сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, әлеге балалар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Талантлы яшьләр — җәмгыятьнең төп байлыгы, районыбызның якты киләчәге. Балалар сәнгать мәктәбенең быел инде икенче бүлеген уңышлы гына тәмамлаучы, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучысы Эльвира Деникаева тырыш, өлгер, “5” ле билгеләренә генә укый, мәктәп тормышында да актив катнаша, җыр-моңга да гашыйк. Күптән түгел Саратов шәһәрендә булып үткән балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Дөньяның бәллүр йөрәге” (“Хрустальное сердце мира”) дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурсында икенче урын алган булса, 28 майдан 2 июньгә кадәр Сочи шәһәрендә үткән әлеге фестивальдә Иске Кулаткы районының данын яклап, I нче дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды.
Биредә яшь талантлар инструменталь, вокаль, бию, цирк-театр жанрларында көчләрен сынаштылар. Ике этапны да уңышлы гына җиңеп чыгучылар “Лауреат” исеменә ирешү өчен иҗади ярышта катнаштылар. Әйтергә кирәк, һәрбер конкурсант югары дәрәҗәдә чыгышлар ясап, җиңүгә лаеклы иде.
Чыгыш ясаучыларның сәхнә осталыкларын профессиональ жюри бәяләде. Алар арасында Мәскәү, Ростов на Дону, Сочи шәһәрләреннән югары дәрәҗәле мәдәният белгечләре иде. Һәрбер чыгышны бигрәк катгый караш белән бәясәләр дә, бәйрәм хисе бер дә кимемәде. Балаларның сәнгатькә осталыклары, үзләрен сәхнәдә тоту белүләре беркемне дә битараф калдырмады. Дуслык, бердәмлек хисе белән үрелеп барган конкурс балаларның остазларын, иҗади төркемнәрнең җитәкчеләрен дә читтә калдырмады. Аралашу, фикер алышу, җылы атмосфера хөкем сөрде. Һәм әлеге өч көнлек эшнең нәтиҗәсен йомгаклау – Гала-концерт программасы уртак проект итеп ясалды.
Бүләкләү тантанасы аеруча көтеп алган, дулкынландырган, шатландырган вакыйга иде. “Дөньяның бәллүр йөрәге” (“Хрустальное сердце мира”) үзәк Халыкара конкурс-фестивальдә вокаль жанрында катнашучы балалар арасында сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Эльвира Деникаева I нче дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек дип табылды.
«Сәләтле остаз булмаса, сәләтле балалар булмас иде», — дип юкка әйтмиләр халык телендә. Эльвираны әлеге конкурска әзерләгән укытучысы Венера Адельхановна Деникаева «Сәнгатькә һәм балалар арасында мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен” дип аталган Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Без дә Эльвираны зур җиңүе белән котлыйбыз. Аңа яңадан-яңа уңышлар, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез. Җыр-моң белән тулы күңелең киң булсын. Саулык, иминлек, ак юллар һәм бәхет сине һәркайда озатып йөрсен иде!
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1646

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.