Балаларны берләштерде Сабантуй

Балалар бакчасында балаларны туган телгә өйрәтү, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбияләү, милли рух сеңдерү, төрле чаралар әзерләү – төп максатлар итеп куелган. Бакча коллективы һәр бәйрәмне бик җентекләп әзерли. Әлеге чараларны балалар да, әти — әниләр дә мавыгып көтә.
8 июнь көнне “Гөлчәчәк”тә балалар Сабан туе гөрләде. Көн иртәдән үк кояшлы, ямьле иде. Бакча тирәсе, Сабантуй мәйданчыгы, сәхнә матур итеп бизәлгән. Бәйрәмгә балалар, аларның тәрбиячеләре, әти — әниләре, район җитәкчеләре җыелган иде. Милли киемнәрдән киенгән нәниләр кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.
Искиткеч матур киемнәргә киенгән балалар “Сабантуй” фольклор күренеше белән бәйрәмне ачып җибәрделәр. Алар мәйданчыкка Сабантуй әләмен һәм флагын күтәреп керделәр.
Бакча мөдире Л.Ф. Богданова кунакларны сәламләп, милли бәйрәм белән тәбрикләде. Милли йолаларыбызны алда да саклап калып, яшь буынга мирас итеп кирәклеге турында сөйләде.
Район Башлыгы урынбасары М.М. Бәширов та бәйрәмгә килүчеләргә матур теләкләрен юллап, мөһим чараның дәвамлы булуын теләде.
Балалар Сабан туе аеруча җанлы, җыр-биюле, күңелле иде. Нәниләрнең чыгышларын кунаклар сөенеп карадылар, кәефләрен күтәрделәр.
Балалар бер-берсен уздырып, төрле бәйгеләрдә катнашып, җитезлектә көч сынаштылар. Уенчык атларга атланып узыштылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, көянтә-чиләк тотып ярыштылар, капчык киеп йөгерделәр, канат тарттылар. Ә инде бәйрәмгә килгән әкият геройлары — Шүрәле һәм Убырлы Карчык балаларга дәрт биреп тордылар һәм алар белән бергә күңел ачтылар.
Балалардан соң ярышларга әти-әниләр чыктылар. Аларның чүлмәк ватуы, катыктан акча эзләп табуы — бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Уеннарда катнашучылар бүләксез калмады. Бәйрәмдә һәрбер балага татлылар тапшырылды.
Сабан туйның иң кызыклы һәм кызган мизгеле – көрәш булды. Көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Көч сынашуны түземсезлек белән көтте алар. “Абсолют батыр” исемен Тимур Юсупов яулады. Индивидуаль эшмәкәр И.Р. Ибраһимова һәм элеккеге тәрбияләнүче З.Ф. Байбикова бүләкләр алуда спонсорлык ярдәм күрсәттеләр.
Килгән кунаклар бәйрәмне бик ошатты. Алар җылы каршы алу, җәй буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк иткән өчен бакча коллективына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Әлеге Сабантуй — балалар бәйрәме генә түгел, дуслык, тәҗрибә уртаклашу чарасы да. Тәрбияләнүчеләр татар милли бәйрәме белән таныштылар, милли уеннар аша сәламәтлекләрен ныгыттылар, милли бәйрәмгә карата хөрмәт хисләре уяттылар. Бу истәлекле көн, бәхетле мизгелләр һәркемнең күңеленә кереп калды.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1632

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.