“Таң йолдызы” сипте нурларын

1 июньдә илебездә Бөтендөнья балаларны яклау көне билгеләнде. Бу матур бәйрәмне искекулаткылылылар да күтәренке рухта каршы алдылар. Әлеге чара балаларның да, әти — әниләрнең дә, әби — бабаларның да күңелләренә зур шатлыклар өстәде. Иске Кулаткы район мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә нәниләр матур чыгышлар ясап, залда утыручыларның игътибарын җәлеп иттеләр, рәхәт ял бирделәр.
Шыгрым тулы зал тамашачыларның көчле алкышлары һәр чыгыш ясаучыга олы бәя ясап, нәни артистларны гел дәртләндерде.машачыларның көчле алкышлары һәр чыгыш ясаучыга олы бәя биреп, нәни артистларны гел дәртләндерде.
Бу матур чара алдыннан Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Ш. Мәгдиев нәниләрне район Башлыгы Э. Ә. Ганеев һәм үз исеменнән кайнар тәбрик итте һәм әти — әниләргә шундый матур балалар үстергәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
Аннан соң үз эченә 50 дән артык номер туплаган концерт башланды. Аның программасында матур җырлар да, җитез биюләр дә һәм башка искиткеч музыкаль чыгышлар бар иде.
Жюри әгъзалары игътибарлы булып, һәр баланың чыгышына дөрес бәя бирделәр. Аларның бәяләве буенча “Күбәләкләр” номерын башкаручы эс тетик үсеш группасының биючеләр коллект ивы, “Яхшылык” номерын башкаручы балалар сәнгать мәктәбенең вокаль группасы Гран-при отып, 5 меңлек сертификатларга лаеклы булдылар.
”Таң йолдызы” нда “Гөлчәчәк” балалар бакчасыннан биш яшьлек Алсу Ибраева “Иң яшь катнашучы” буларак танылды , Вязовый Гайдан Кадрия Асанова һәм Хусаннов Ислам «Тамашачылар симпатиясен» яуладылар.
Иске Кулаткы район башлыгы Э. Ә. Ганеев, гадәттәгечә, мондый матур бәйрәмнәргә битараф булып калмый. Бу юлы ул җиңүчеләргә бүләккә велосипедлар алган. Яшь артистлар Ясминә Сафарова (Иске Кулаткы, 3 яшь), Альбина Вәлиева (Иске Кулаткы, 12 яшь) һәм Алсу Алиева (Яңа Яндука, 13 яшь) концертта Гран-при яулап, шушы олы бүләкләргә ия булдылар.
Бәйрәмдә шулай ук Алсу Тимушеваның, Самира Ахмерованың, Солтан Хабиевның, Денис Кунеевскийның, “Чишмә” балалар бакчасы биючеләр группасының (Иске Кулаткы), Ленар Кузәевның (Урта Терешка), Кира Арлановның (Бахтеевка), “Гөлчәчәк” балалар бакчасы бию группасының һәм башкаларның чыгышлары күңелләргә хуш килде.
Иске Кулаткы район администрациясе, Иске Кулаткы “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсе (җитәкесе Л.Р. Амирова), индивидуаль предпринимательләр С. Р. Бекерова, Ф. М. Рамазанов, Р. А. Алтынбаев, Э.Р. Ибраһимова, Л. Ф. Кадырова, Р.А. Биккенеев бу бәйрәмне уңышлы үткәрер өчен үзләреннән сертификатлар һәм бүләкләр әзерләгәннәр. Шушы изге гамәлләре өчен аларга балалар да, әти-әниләр дә олы рәхмәтле булып калдылар.
Рөстәм
Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1579

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.