Карашыбызны Изге Болгарга юнәлтәбез

Идел буе Болгар дәүләте, Бөек Болгар… Үткәннәрне искә төшергәндә, халкыбыз тарихы сәхифәләрен актарганда, рухи һәм дини үзәкләребезгә карап сөенгәндә, һәркайсыбыз иң элек Болгарны күз алдына китерә.
Чынлап та, Болгар – дәүләтчелек традицияләрен төрки каһанлыклар, Бөек Болгар дәүләте заманнарыннан ук дәвам итүче иң күренекле җиребез, Урта Иделдәге иң беренче дәүләт.
Безнең Иске Кулаткы районы халкы өчен андый изге җиргә бару — хаҗга барганга тиң. Изге Болгар җире елдан — ел камилләшә, зурая, матурая бара. Шөкер Аллаһыбызга мөселманнарга югары гыйлем алу өчен академия дә төзелеп беткән, ачылу дәрәҗәсендә тора.
Гади авыл хатын – кызларының шушы изге җиргә җитеп догалар кылып, намазлар укуы — олы бәхеткә ирешү ул. Анда чыгыш ясаучыларның һәр сүзен йотлыгып тыңладык һәм күз яшьләре аша шатландык. Динебезне тагын да куәтләндерергә, аңа тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлекләр булдырырга сөйләделәр. Бик шатландык, канәгать булдык.
Безне бик уңай шартларда, алдан ук оештырып, исән – имин илтеп кайтарган өчен олы рәхмәтләребезне районыбыз Башлыгы Э.Ә. Ганеевка җиткерәсебез килә. Саратовтан уңай автобус җибәргән. Җитәкчебез, алып баручыбыз, юл буе һәркайсыбыз турында кайгыртып барган, анда да үзебезне берләштергән өчен Зәйтүнә хаҗия Абдюшевага да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Юл буе догалар кылып, намазлар укып барганга күрә, Аллаһы ярдәме белән сәфәребез бик җиңел үтте. Кайткач та ачык йөз белән безне район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В.А. Деникаева каршы алды. Барчасына да олы рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Изге эшләр, изге гамәлләре Аллаһының рәхмәте өчен булсын. Бик күптән, 922 елда ата-бабаларыбыз тарафыннан татар халкының тарихи язмышын билгеләгән һәм мөселман цивилизациясе үсешенә зур йогынты ясаган үтә мөһим карар кабул ителгән. Унбер гасырга якын вакыт узса да, хәзер без яңадан карашыбызны рухыбызга үсеш биргән Борынгы Болгарга юнәлтәбез, Мәрхәмәт һәм Шәфкать иясе Аллаһыга мәдхияләребезне ирештерәбез, тәкъва хакимнәрнең гамәлләрен һәм зирәк дин әһелләренең вәгазьләрен хәтергә төшерәбез.
Роза Әхмәтҗанова.
Иске Мостяк авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1571

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.