Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау

Ниһаять, тагы бер уку елы уңышлы гына үтеп китте. 24-25 май көннәрендә илебезнең барлык мәктәпләрендә меңләгән чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Быел мәктәп белән саубуллашып, район буенча IX cыйныфны — 85, XI cыйныфны – 43 укучы тәмамлады. ибуллин исемен йөрткән Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә үткән Соңгы кыңгырау бәйрәме укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең, кунакларның күңелләрендә матур хатирә буларак озак вакыт сакланыр.
Тантана узачак мәйдан алдан ук бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары белән зур банер. Кызлар, гадәттәгечә, мәктәп формасыннан, чәчләренә ак бантлар такканнар. Егетләр, әлбәттә, костюмнан иделәр. Күңелле дә, моңсу да бу мизгелләр егет-кызларга. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда яңадан-яңа сынаулар, олы тормыш юлы көтә.
Бәйрәмне мәктәпнең өлкән вожатые С.Ф. Нугаева һәм IX cыйныф укучысы Ришат Санжапов күтәренке рухта алып бардылар. РФнең Гимны яңгыраганнан соң, тантаналы линейканы мәктәп директоры Л.Р. Альбикова ачып җибәрде.
22 май көнне өлкә Губернаторы С.И. Морозов патриотик тәрбия бирүдә иң яхшы мәктәпләргә Җиңү байрагының күчермәсен тапшырды. Өлкәнең 8 мәктәбе арасында Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе дә бар иде. Шушы байракның күчермәсен X сыйныф укучылары демонстрацияләде. Лилия Ринатовна чыгарылыш сыйныф укучыларын ихластан бәйрәм белән котлады.
— Без, укытучылар, унбер ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларында да мәктәбебезнең абруен төшермичә, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермичә укуыгызны телим. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, балалар! – диде мәктәп директоры.
Район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаева мәктәпнең иң талантлы укучыларына өлкә Почет грамоталары тапшырды һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына бәйрәм котлавын юллады.
– Бүген сез барыгыз да тормышның беренче этабын тәмамладыгыз. Бүгенге вакыйга – олы юлга беренче адым. Уңышлар сезгә, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны һәрвакыт сөендереп торыгыз. Онытмагыз, туган ягыбызны данлау, матурлау өлешчә сездән тора. Хәерле юллар, бәхетле киләчәк сезгә!
11 ел элек беренче тапкыр белем дөньясына аяк атлатучы, хәрефләрне танып, иҗекләп укырга өйрәтүче укытучылары Н.Р. Аделова һәм сыйныф җитәкчеләре Ә.Б. Заитова укучыларына мәктәп елларының һәркем өчен иң күңелле, иң матур онытылмас вакыт булуын искәрттеләр, имтиханнарын уңышлы тәмамлап, дөрес юл сайлауларын һәм киләчәктә туган мәктәпләренең, районның, гомумән, илебезнең чын патриотлары булып калуларын теләделәр.
Әти — әниләр исеменнән Рәшидә Усеева, Гөлсем Садыкова балаларга иң изге теләкләрен белдерделәр. Ә инде Радик Бакиев кызы Ясминә белән унберенчеләргә матур музыкаль чыгыш бүләк итте.
Беренче һәм башка сыйныф укучылары да унберенчеләр тарафына җылы сүзләр ирештерделәр. XI һәм I cыйныф укучыларының бергәләп флешмоб биюләре – бәйрәмгә ямь өстәде.
Соңгы сүзне XI cыйныф укучылары тотты. Алар кешелекле, гадел булырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәткәннәре һәм тирән белем биргәннәре өчен укытучылар коллективына чын күңелдән рәхмәтләр белдерделәр һәм яраткан укытучыларын чәчәк бәйләмнәре белән күмделәр, матур музыкаль чыгышлар ясадылар. Ахырда XI сыйныф укучыларының теләкләре тормышка ашсын дип, күккә күгәрченнәр белән шарлар очырулары — бәйрәмнең кульминациясе иде.
Ниһаять, күңелләргә моңсу хисләр салып XI cыйныф укучылары Алсу Бакиева, Ильяс Садыйков һәм I cыйныф укучылары Артур Аксәнов һәм Сабина Насыйрова бу уку елында соңгы мәртәбә мәктәп кыңгыравын яңгыраттылар. Әлбәттә, бу мизгелдә күбесе күз яшьләрен тыя алмады.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1552

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.