Милләтләр дуслыгы – мәңгелек

Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белүе – иң нык горурланган һәм кадерләп сакланган әйбер. Күпмилләтле районыбыз моның белән горурланырга лаеклы. Безнең район балалар бакчаларында, мәктәпкәчә төркемнәрендә төрле милләт балалары тәрбияләнә. Алар үзара дус-тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Тәрбиячеләр арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша нәниләр бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Ә инде “Гөлчәчәк” балалар бакчасында балалар Сабан туе алдыннан оештырылган “Әйдәгез, дус яшик!” балалар иҗатының фестивале моны тагын бер кат раслады. Әлеге чара район мәгариф идарәсе, җирле татар милли-мәдәни автономиясе һәм югарыда әйтеп үткәрелгән балалар бакчасы инициативалары белән оештырылып, беренче тапкыр үтте. Биредә 75 конкурсант катнашты. Иске Мостяк (музыкаль җитәкчеләре Ә.Н. Байбикова), Мосеевка (музыкаль җитәкчеләре В.И. Ахтәмова), Урта Терешка (музыкаль җитәкчеләре Ф.Я. Давыдова), Кирюшкино (музыкаль җитәкчеләре Д.А. Сәлимова), Бахтеевка (С.В. Якушова), Яңа Зимница (Ф.Д. Азизова) авылларының мәктәпкәчә төркемнәренең,“Чишмә” (музыкаль җитәкчеләре М.Ш. Нәүмәтуллина) һәм “Гөлчәчәк” (музыкаль җитәкчеләре Г.Д. Хабиева) балалар бакчаларының тәрбияләнүчеләре җыр-моңга, биюгә, шигырь сөйләүгә сәләтле булуларын исбатладылар.
Бакча мөдире Л.Ф. Богданова тантананы ачып җибәреп, бәйрәмнең максатлары белән таныштырды, балалар тәрбияләүдә аның ролен ассызыклады һәм конкурсантларга уңышлар теләде.
Район мәгариф идарәсе Ф.З. Зайнетдинова, җирле татар милли — мәдәни автономиясе рәисе Н. М. Рамазанова һәм җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе В.В. Черкасова чыгышлар ясап, әлеге бәйрәмнең уңышлы һәм дәвамлы булуын теләделәр.
Бу бәйрәмдә төрле милләт җырлары яңгырады. Аеруча “Гөлчәчәк” балалар бакчасы нәниләренең чуваш телендә җыр башкарулары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Балаларның татар халык милли көйләренә, рус, чуваш, мордва халык җырларына биюләре шаккаттырды. Балалар татар телендә сәнгатьле иттереп шигырьләр дә укыдылар, «Чишмә» балалар бакчасы нәниләре “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Фольклор күренешләр дә биредә бик урынлы иде. Һәрбер чыгыш кунаклар тарафыннан җылы кабул ителеп, көчле алкышларга күмелде. Күренеп торды, фестивальгә әзерлек җитди булган.
Кичә ахырында барлык конкурсантлар бергәләп әлеге фестивальнең җырын башкардылар. Фестивальдә катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнделәр һәм чәй табыннары артында аралашуларын, танышуларын дәвам иттеләр.
Чынлап та, борын-борыннан аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән сеңдерүнең милли үзаң формалаштыру, үсеп килүче буында милләтара мөнәсәбәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә роле зур. «Әйдәгез, дус яшик!» фестиваленең максаты да шул иде.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1546

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.