РАМАЗАН АЕ УҢАЕННАН ИСКЕ КУЛАТКЫ РАЙОНЫ МӨХТӘСИБЕ РАМАЗАН ХӘЗРӘТНЕҢ МӨРӘҖӘГАТЕ

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!
Мөхтәрәм райондашлар, дин кардәшләребез!
Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән, 26 майда беренче таравих намазы укыла, ә инде 27 майда Изге Рамазан ае башлануы көтелә. Әлеге айны без һәрвакытта да шатланып, күтәренке рух белән каршы алабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылабыз. Изге Коръәндә әйтелгән: “Бу зикер ителгән көннәр Рамазан аедыр, ул айда Коръән иңдерелде”.Рамазан – барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Ай дәвамында без үзебезнең калебебезне чистартабыз, иманыбызны ныгытабыз, тулы бер еллык көч туплыйбыз. Рамазан аенда ураза тоту һәрбер мөэмин мөселман өчен фарыз гамәл. Җәен көннәрнең озын, ә төннәрнең кыска булуы, бер мөселманны да куркытырга тиеш түгел. Сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк. Һәм шуны да онытмыйк: ураза ул ризыктан һәм судан гына тыелып тору түгел, ә иң беренче чиратта үзеңнең рухыңны чистарту, иман ныклыгына ирешү. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы биргән сынауны зур җаваплылык белән үтәргә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез. Әлеге изге айны барыбыз да гыйбадәттә, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1538

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.