Су ташкыннарына каршы көрәшкә

Яз килүгә дә кыска вакыт калды. Елның бу фасылы һәрвакыт су ташкыннарының булуы һәм алардан ничек сакланырга кирәклеген ачыктан-ачык сөйли. Безнең Иске Кулаткы районында һәр ел эшчеләр поселогында, авылларда су ташкыннарына каршы көрәш алып бару буенча махсус комиссия төзелә.

Быел ул 23 кешедән булдырылды һән аның рәисе итеп район администрациясе Башлыгының урынбасары Р. Р. Сөләйманов билгеләнде.

16 февраль көнне әлеге комиссиянең махсус утырышы булып үтте. Аның эшен Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов алып барды. Бу чарага шулай ук авыл поселениеләренең администрация Башлыклары, районыбызның оешма җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләр чакырылган иде.

Комиссия утырышында Иске Кулаткы районының гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш ситуацияләр эше буенча бүлек начальнигы М. А. Хәйруллин чыгыш ясады. Ул комиисия каршында су чыганакларының торышы, ташкыннарга каршы көрәш алып бару турында аңлатмалар бирде.

Комиссия утырышында шулай ук авыл администрацияләре Башлыкларының су ташкыннарына каршы көрәш алып бару буенча нинди эшләр башкарылуы турында отчетлары тыңланды.

Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов утырышка йомгак ясап, бу җаваплы чорда аеруча тәүлек барышында дежурлык оештыру кирәклеге турында басым ясап сөйләде.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=152

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.