Яңа нотариус кабул итте

Иске Кулаткы районында яңа нотариус эшли башлады. Халыкка аның кирәге гел чыгып торганга күрә, алар чит районнарга йөрергә мәҗбүр иделәр. “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсоветы халыкның мәнфәгатен аңлап, күрше Радищево районы нотариусы белән килешеп, халыкны кабул итүен оештырды һәм шартлар булдырды. 15 февраль көнне, игълан ителгәнчә, нотариус Альберт Ренатович Хәйруллин “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлмәсендә (ул элеккеге хәрби комиссариат бинасы, Куйбышев урамы 22 йорт, икенче катта) халыкны кабул итте. Консультацияләр, киңәшләр бирүе бушлай булды, ә документларны раслау — түләүле иде. Нотариус хезмәтен кирәксенгән кешеләргә үзенең телефон номерын да калдырды: 8-909-356-40-40 шалтыратып, белешмәләр ясарга мөмкин.

Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=149

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.