Шахматчыларыбызның уңышлары

Соңгы вакытта Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте регионда спорны үстерүгә зур игътибар бирә. Безнең Иске Кулаткы районы командалары да төрле өлкә ярышларында ешрак катнаша башладылар. 13 май көнне Ульяновск шәһәрендә укучыларның шахмат буенча спартакиадасы үтте. Биредә 17 команда катнашты.
Безнең районның данын Иске Атлаш урта мәктәбе укучылары: Илнур Сәйфетдинов, Алина Габитова, Илдар Рафиков һәм Алина Сәйфетдинова якладылар. Ярышлар командалы, швейцар системасы белән 7 турда үтте. Һәрбер партиягә 10 минут вакыт бирелде. Командабыз җиңүгә омтылып, шахмат уйнауда осталыкларын күрсәтте һәм өченче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Алина Габитова өченче урынга лаеклы булды.
Команда беренчелегендәге призерлар өлкә физик культура һәм спорт Министрлыгының Почет Грамоталары һәм кубоклары, ә инде шәхси беренчелектә җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнделәр.
Шулай ук әлеге спартакиадада безнең мәктәпнең III – IV cыйныф укучылары: Шамил Габитов, Динар Насыров, Айсылу Сәйфетдинова һәм Эльза Хамзина икенче команда составына керделәр. Әлеге команда бишенче урынга чыкты. Яңа шахматчылар буыны вәкилләренә киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Форсаттан файдаланып, район администрациясенә ярышларга баруны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез.
Газинур Юртаев,
“Ак ладья” шахмат
клубы җитәкчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1468

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.