Безнең халык –җырлы халык!

Әйтергә кирәк, концерт зур тамашага әверелеп, уңыш белән үтте һәм шыгрым тулы залда утыручы тамашачылар күңеленә хуш килде. Аны югары дәрәҗәдә үткәрүдә күпкырлы талант иясе, район, мәдәният өчен янып яшәүче, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаева зур тырышлык куйды. Профессиональ дәрәҗәдә эш алып барып, концертның программасын, сценарийсын төзеп, вакытын кызганмыйча репетицияләр оештырды.
Тантаналы өлештә район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов чыгыш ясады. Ул коллегаларын Җирле үзидарә органнары көне белән ихластан котлап, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә максатлар турында ассызыклады. Бәйрәм уңаеннан эшләрендә зур уңышларга ирешүче коллегаларына Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук «алсу туйларын» – 10 ел тату гомер итү көннәрен билгеләүче район больницасы табибы һәм “Гөлчәчәк” балалар бакчасының инглиз теле укытучысы Сергей Васильевич һәм Елена Павловна Тюхмәтьевлар хөрмәтләнде. Алар адресына җылы сүзләр яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Концерт кабатланмас, үзенчәлекле номерларга бай булды. Шушы кичәдә чыгыш ясарга чыккан һәрбер үзешчәнне йолдызларга тиңлисем килде. Чынлап та, сәхнәгә берсе артыннан икенчесе балкып, чын халык талантлары чыкты.
Җыелма хор “Радоваться жизни», «Әйдәгез, җырлыйк бергә”, “Бәхетле булыгыз» дигән җырларны күтәренке рухта башкардылар. Йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышлы җырчылар: Таһир Сәләев, Альбина Мостафина, Розалия Мәгдиева, Гөлнара Музафарова, Әлфия Юсупова, Лилия Рәхмәтуллина, Рөстәм Улюкаев, Айрат һәм Тимур Музафаровлар, “Умырзая” хатыр-кызларның вокаль төркеме, “Моң дулкыны” триосы, район администрациясенең дәртле, сәләтле биючеләре, сүз остасы — Рөстәм Арифуллин, Халидә Касымова, артистлык сәләтенә ия булучы, скетч куючы үзешчәннәр — Әлфия Арифуллина һәм Фәридә Зайнетдинова, өздереп, халык көйләренә тезмә уйнаучы гармунчылар һәм баянчылар: Илдар Мәгдиев, Иске Мостяк авыл поселениесеннән: Өмит Ризванов, Саҗидә Байбикова, Фәрит Абдуллин һәм Мансур Нигъмәтуллин тамашачылар күңелендә урын алып, кайнар алкышларга, югары бәягә һәм рәхмәт сүзләренә лаеклы булдылар.
Фестиваль кысаларында «Губерния йолдызы» өлкә фестивалендә җиңүгә ирешүче “Моң дулкыны” триосы, Иске Кулаткы шәһәр поселогы администраторы Таһир Сәләев, уңышлы чыгыш ясаучы бию төркеме, баянчылар Рушан Мулюков, Рөстәм Яфаров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ф.З. Зайнетдинова бүләкләнделәр.
Концертның ихтирамлы кунаклары: Рамис Фарук улы Сафин — Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; Равил Абдрахман улы Фәйзуллин — “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстан Республикасының Халык шагыйре; Исхак Хасибулла улы Хәлимов — “Өмет” газетасының баш редакторы, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;Наилә Хөсәинова — Самара өлкәсенең “Сәлам” газетасы журналисты, Мөнир Ахат улы Якупов — якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера hәм балет театры солисты, Татарстан Республикасының халык артисты концертка югары бәя биреп, үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Искекулаткылыларның мәдәният һәм сәнгатькә сәләтле, кунакчыл, дус-тату, бердәм булуларын ассызыкладылар.
Форсаттан файдаланып Рамис Сафин “Күмәк көч” редакциясе коллективына Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты исеменнән Диплом һәм татар халкының тарихы турында җиде томлык энциклопедия бүләк итте. Район Башлыгы Э.Ә. Ганеев та аның тарафыннан истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
“Өмет” газетасының баш редакторы Исхас Хәлимов район администрациясенең кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаевага өлкә газетасы белән тыгыз элемтәдә булуы, оператив рәвештә кирәкле мәгълүматлар биргәне өчен Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук район Башлыгы Э.Ә. Ганеев адресына да җылы сүзләр әйтелде.
Якташыбыз, танылган опера җырчысы Мөнир Якупов тамашачыларны моңлы итеп җыр башкаруы белән таң калдырды.
Өч сәгать барган концерт бер минуттай үтеп китте. Бәйрәмгә килүчеләр концерттан бик канәгать булдылар. Үзешчәннәрнең чыгышлары киләчәккә якты, матур уйлар уятырлык күркәм тамаша булды. Әфәрин, җыр-моңга гашыйк булучы үзешчәннәр! Киләчәктә дә җырлап яшәргә язсын!
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1347

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.