Табигатьнең киләчәге — безнең кулда!

2017 ел – Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Ел чарасының төп максаты – һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру.
Туган як, туган җир һәркем өчен газиз һәм кадерле. Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Табигать – Анабыз, челтерәп аккан чишмәләр, саф һавабыз, яшел урманнарыбыз, бай кырларыбыз, балыклы күлләребез — болар барысы да безгә бик кирәк. Алардан башка безгә яшәү дә юк.
Экология елы кысаларында өлкәдә, районда төрле акцияләр, конкурслар үткәрелә.14 апрельдә Иске Атлаш урта мәктәбендә “Бөтенроссия экологик дәрес “Бергәләп эшлик!” акция кысаларында IV-VI cыйныф укучылары өчен “Көнкүреш калдыкларын эшкәртү” дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: көнкүреш калдыкларын утилизациләү ысуллары белән таныштыру, әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысын аңлату, әйләнә — тирә мохитның сыйфатын яхшырту, табигатьне саклау өчен җаваплылык тудыру, практик эш аша көнкүреш чүп-чарны файдалы итеп куллану.
Мәктәп укучылары арасында алдан сораштыру үткәрүдән соң, авылда чүп-чар санының арту сәбәпләре ачыкланды:
бер тапкыр куллана торган әйберләр җитештерүенең үсүе;
төрү санының артуы;
тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүе сәбәпле, көнкүрештә куллана торган әйберләрне яңа белән алыштыру;
авыл халкының культура дәрәҗәсенең түбән булуы.
Укытучылар сыйфатында IX cыйныф укучылары Алсу Аюкаева, Эльза Калюшева иделәр. Акциядә шулай ук депутатлар һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Н.Л. Ямашева, Н.Р. Чамкаева, Ф.А. Музәева катнаштылар.
Укытучылар һәм кунаклар балалар белән бергә каты көнкүреш калдыклары һәм чүп-чар дигән мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Дәрес дәвамында укучылар җәмгыятьтәге экологик проблемалар белән, аларны хәл итү алымнары белән таныштылар. Тест ярдәмендә кунаклар да, укучылар да экологик белемнәрен тикшерделәр.
Укучыларга шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, калдыкларның барлыкка килүен кисәтү, ничек аларны сортлау һәм аларны эшкәртү турында сөйләделәр.
Гамәли өлештә балалар икенче тапкыр төрле көнкүреш калдыкларын икенче тапкыр куллану ысуллары белән таныштылар. Мәктәп укучылары укытучылары җитәкчелегендә кирәкмәгән материаллардан үз куллары белән матур һәм кирәкле әйберләр әзерләделәр.
Акция дәвамында шимбә өмәсе оештырылды. Мәктәп тирәсе чүп-чардан чистартылды, төзекләндерелде. Өмәдә укытучылар коллективы, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре, ата-аналар зур теләк белән катнаштылар. Агачларга дүрт яңа кош оясы да урнаштырылды.
Табигатебезнең бик нык пычрануын, экологик хәлнең кискенләшүен кешелек дөньясы бик соң аңлый башлады. Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, туфракларыбыз көннөн – көн агулана. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге — безнең кулда!
Гөлсем
Зөлкәрнәева,
Иске Атлаш урта мәктәбенең биология
укытучысы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1343

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.